Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Ds.Almet.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Шакирова Сюмбель Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 6 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2014

-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2014

Яшибез без туган җиребездә,
-
Уңыш бәйрәме. 23.10.2014 “Икмәк- яшәү терәге” темасы буенча балалар бакчасында атна буе балаларга белем бирелде. Балалалр ипинең ничек өстәлгә килүе, игенче хезмәте, заманча техникаларның ничек итеп җирне эшкәртүләре, аны ничек кадерләп тотарга, кеше организмына файдасы турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Йомгаклау чарасы итеп, “Көзге уңыш бәйрәме” күңел ачу чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә балалаларның әти-әниләре дә катнашты.Алар һәрберсе камыр ашлары пешереп алып килделәр.Соңыннан үзләре пешергән ризыклар белән чәй эчтеләр.Балаларга бәйрәм бик ошады.

-
Бәйрәм табынында. 23.10.2014

-
Бәрәңгене күр әле! 23.10.2014

Ә бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр әле
Сап- сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
-
Уңыш бәйрәме. 23.10.2014

Көзне яратам муллык булганга,
Табыннар һәрчак тулып торганга.
Көзгә сокланам сары булганга,
Алтын яфраклар тулып торганга.
Көзгә мең рәхмәт шундый булганга,
Без - балаларны шатландырганга!
-
«Икмәк – хезмәт җимеше”. 14.10.2014

Игенчелек – борынгы бабаларыбыздан килгән һөнәр. Ул һәрвакыт авыр эш булып саналган. Чөнки иген уңышы күп хезмәт, уңганлык һәм тырышлык таләп итә. Игенче хезмәтенең җимеше – икмәк. Икмәк – туклык, сәламәтлек, шатлык нигезе, муллык билгесе. Балаларда бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, аларга игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында аңлату максатыннан балалар белән әңгәмәләр, рәсемнәр, альбомнар карау оештырылды
-
Күргәзмә 04.10.2014

30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр "Көз күчтәнәчләре" темасы астында эшләдек. Теманы йомгаклап, көзге муллыктан күргәзмә оештырдык. Барлык балалар да актив катнаштылар. Әти - әниләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да шулай актив катнашырлар дип ышанып калабыз!!!!
-
"Яфраклардан матурлык тудырабыз" 02.10.2014

-
Бәйрәм белән, ДУСЛАР! 27.09.2014

Бәйрәм белән, ДУСЛАР!
Хөрмәтле коллегалар, хезмәттәшләрем! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Исән-имин булып, сау-сәламәт булып, күңел тынычлыклары, иман байлыгы белән яшәргә язсын!
Бакчабызда балалар күп
Зурлары, нәниләре,
Яннарында бөтерелә
Икенче әниләре.
Тәрбияче, тәрбияче,
Әй, гүзәл тәрбияче!
Ходай сиңа сәламәтлек
Түземлекләр бирсәче.
Иң изге теләкләр белән балалар бакчасы мөдире Салихова Земфира Габделнур кызы.








