Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Ds.Almet.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Шакирова Сюмбель Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 6 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 елына авылыбыз мәдәният йортында балалар катнашында бәйрәм концерты. 16.03.2015

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
-
Җиңү бәйрәмен көтәбез. 13.03.2015

-
Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге-Әниләрдә. 06.03.2015

Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме,кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит- минеке.
-
Әниемә чәчәк бүләк итәм. 06.03.2015

Бүген бездә зур бәйрәм,
Әниләр бәйрәме.
Беләм, мин, ярата ул
Чәчәкләр бәйләмен.
Бүген бакчабызда "Әниемә чәчәк бүләк итәм" дигән бәйрәм булып узды. Һәр бала әнисенә, үз куллары белән бүләкләр әзерләде.
-
Әниемә бүләк 06.03.2015

Әниләрнең бәйрәме ул-
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап- биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Сезгә бүләк ясадык,
Иренмәдек, тырыштык.
Үзең хезмәт куйган әйбер-
Зур бүләк дип уйлаштык.
-
Бәйрәм белән котлап сезгә җыр бүләк итәм. 23.02.2015 Авылыбыз мәдәният йортында 23-февраль Ватанны саклаучылар көненә зур бәйрәм концерты булып узды.Балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз барлык ир затларын котлап үзләренең матур җырларын башкардылар.

-
Әтиемә бәйрәм бүләге. 22.02.2015

-
Әтиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. 21.02.2015 Барлык ир-атларны 23-февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, куанычлар телибез. Илләребез тыныч булып иминлектә яшәргә язсын.

-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2015

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.
-
Бөек Җиңүнең 70 елы! 12.02.2015

Балаларның Бөек Ватан сугышы геройлары турында күзаллауларын үстерү максатында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган почмак оештырылды.
Бик күп сугышкан бабайлар
Дошманны җиңеп кайткан.
Үзләре белән безгә
Тынычлык алып кайткан!








