Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Август киңәшмәсе. 21.08.2019

Бүген мәгариф хезмәткәрләренең берничә көн дәвам иткән традицион август киңәшмәсе Олы Кайбыч мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Театр елына багышланган чәчәкләр күргәзмәсен безнең "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы бик матур итеп бизәп эшләде. Нәтиҗәсе дә шатлыклы булды. Бакча хезмәткәрләрен 3 урын алулары белән котлыйбыз һәм киләсе уку елына иҗади уңышлар телибез.
-
Җәй – мул уңыш җыю, кышка әзерлек чоры. 07.08.2019

Җәй уртасы җиттеме, бакчадагы яшелчәләрне кышка әзерләү процессы башлана. Кыяр тозлар өчен хәзер менә дигән вакыт.Безнең бакчадан да кыяр уңышын һәркөнне җыябыз һәм тозлыйбыз.
-
Бакчабызда яшелчәләр. 13.07.2019

Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер,
Су сибеп кенә өлгер. -
Яфраказык җыярга булышабыз. 09.07.2019

Балалар бакчасы коллективы да авыл хезмәтчәннәренә терлек азыгы әзерләүдә булышу кампаниясенә актив кушылды.
-
Информация для родителей.
01.07.2019
Размеры родительской платы (читать информацию)
-
Информация для родителей.
22.06.2019
Консультационный Центр "ПроСВЕТи" (читать новость)
-
Бакчадагы җәйге эшләр. 21.06.2019

Җәй-төгәлләнгән уку елы һәм алдагысы арасындагы үзенә күрә бер күперчек ул.
Әлбәттә, "Яңгыравыклы җәй"нең әзер рецепты юк, шулай да безнең бакча хезмәткәрләре яхшы кәеф һәм үзара аңлашуның шатлыклы җәйнең нигезе икәненә инанып эш итәләр.Яшелчәләргә су сибү, чүп утау кебек көндәлек эшләргә балаларга сюрпризлы минутлар оештыру, әкренләп бүлмәләрдә ремонт эшләрен башлау, урын- җирләрне киптерү кебек эшләр өстәлә. -
Балачак бәйрәме. 01.06.2019

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2019

Районыбыз торгызылуга бүген 28 ел тулды. Нәкъ бүгенгесе көнне- 1991 нче елның 19 апрелендә Югары Советы Президиумының Кайбыч районын оештыру турындагы Указы дөнья күрде.
Шул уңайдан бакчабызда бик күңелле һәм файдалы чара үтте. Бергәләшеп район тарихына багышланган презентация карадык, күренекле якташларыбызны искә алдык, Кайбычыбызның гимнын бергәләп җырладык.
Районыбызның юбилее көнендә барыбызга да иминлек һәм тынычлык, сәламәтлек һәм уңыш, иртәгәсе көнгә ышаныч, эшебездә уңышлар, шәхси тормышыбызда бәхет телибез. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! -
ЭКО Яз -2019. 14.04.2019

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә.










