Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Көзге матур бер көндә. 15.09.2023

Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак-
Көзнең матур чаклары.
Көзнең матур көннәре. Балалар урамда рәхәтләнеп ял итәләр, уйныйлар. Шул ук вакытта табигатьтәге үзгәрешләрне һәм һава торышын күзәтәләр, яфраклар белән танышалар, төсләрне кабатлыйлар.
-
Әй минем алтын балачагым. 06.09.2023

"2023 ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан бүген балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча эшне дәвам иттек.Балаларның яратып уйный торган уеннарын оештырдык.
Яшәвебез дә шунда,
Ашавыбыз да шунда.
Көне буе мәш киләбез
Балалар бакчасында.
Кичкә кадәр ял итәләр
Балалар дисезме сез?
Без көне буе эшлибез-
Шуны белмисезме сез?
-
Памятка для родителей.
13.06.2023
Памятка для родителей по профилактике выпадения детей из окна
Уважаемые родители!
Ежегодно с началом летне-весеннего сезона регистрируются случаи гибели детей при выпадении из окна! Как правило, во всех случаях падения дети самостоятельно забирались на подоконник, используя в качестве подставки различные предметы мебели, и, опираясь на противомоскитную сетку, выпадали из окна вместе с ней. При этом подавляющее большинство падений происходили из-за недостатка контроля взрослыми за поведением детей, рассеянностью родных и близких, забывающих закрывать окна, отсутствие на окнах блокираторов или оконных ручек-замков, неправильной расстановкой мебели, дающей возможность детям самостоятельно забираться на подоконники, и наличие москитных сеток, создающих иллюзию закрытого окна. (см. читать новость)
-
Тройсын бәйрәме. 04.06.2023

"2023 ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан бүген Олы Тәрбит авылында Җармука бәйрәме гөрләде.Халык шулкадәр бәйрәмне яратып кабул итте.Кушылып биеде, җырладылар.Уеннарга катнашырга атлыгып тордылар.Балаларның күп булуы сөендерә. Без дә үз чиратыбызда йолаларны сакларга тырышабыз, әби-бабайлардан откан җырларыбызны җырлыйбыз.
-
Сабантуй 01.06.2023

"2023 ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан , 1 июнь - балаларны яклау көнендә, балалар бакчасында халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй уздырдык. Бәйрәмдә балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, таяк тартышу кебек уеенар уйнадылар. Җырлап, биеп күңел ачтылар.
-
"Салават купере" бездә кунакта . 20.05.2023

Балалар белән “Салават купере” журналын бик яратып укыйбыз. Кызыклы башваткычларны чишәбез,табышмакларга җаваплар эзлибез.Яңа әкиятләр,шигырьләр белән танышабыз.
-
Гаилә бәхете 15.05.2023

Тормыш җиңел бергәләшеп,
Тату торганда.
Янәшәдә әти белән
Әни булганда!
-
Безгә тынычлык кирәк. 09.05.2023

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бакчабызның бурычы. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.
Сугыш... авыр, шомлы сүзләрнең берсе! Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, казылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр вакыйгаларның берсе булып сакланачак, ә халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакытта да хөрмәт белән искә алыныр.
Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.Шул исәптән, Олы Тәрбит “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балалар да Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәмдә катнаштылар.
-
Кирәкми безгә сугыш! 06.05.2023

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
-
Апрель-Тукай ае. 26.04.2023

Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.
"Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" кысаларында бакчабызда Г.Тукай иҗатына багышланган кичә үтте.Балалар аның иҗатын искә төшереп шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар, әкият геройлары белән очраштылар.
В рамках " Года национальных культур и традиций" в детском саду провели праздник, посвященный творчеству Г.Тукая.










