Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | 2143000003@edu.tatar.ru;gibadeevag@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
12 апрель- Космонавтика көне. 12.04.2019

Бүген Космонавтика көне уңаеннан "Космонавт булыр идем" дип аталган чара оештырылды. Максат: галәм турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү, шатлык хисләре, яхшы кәеф булдыру. Бурычлар: балаларга галәм турында күзаллау бирү, галәмгә кызыксыну уяту, балаларның сүз байлыгын активлаштыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен, активлыкларын үстерү.
-
Яз өмәдән башлана. 06.04.2019

1 апрельдән Татарстанда "ЭКО яз-2019" санитар-экологик икеайлыгы старт алды..Бүген без дә, балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы, укучылар, санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан, өмә оештырдык. Тирә-юньдәге чүп- чарларны җыештырдык, карлар тараттык.
-
Новости. 22.03.2019

Уважаемые родители! Обращаем Ваше внимание на необходимость подтверждения льготы до начала комплектования детских садов в случае окончания срока ее действия. Если Ваша заявка находится в статусе "Подтверждение льгот", необходимо подтвердить льготу в районном отделе образования по месту жительства до 01.05.2019 г.
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре. 11.03.2019

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин .Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балалар бакчасында “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.
Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде.
-
Логопед киңәшләре. 26.02.2019

Сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгечләр-логопедлар шөгыльләнергә тиеш. Кызганыч, логопедик ярдәм таләп ителгән балалар саны елдан-ел арта бара. Белгечләр, баланың сөйләм зонасы 9 яшенә ябылуы турында кисәтә, шунлыктан кадерле вакытны кулдан ычкындырмыйча, барлык мөмкинлекне ата-аналарның үзләренә эзләргә кала.
Бүген балалар белән логопед Алефтина Александровна шөгыльләнде.Ул баланың сөйләмен төзәтү өчен өй шартларында шөгыльләр оештырырга ярдәм итүче киңәшләр бирде.
Хөрмәтле ата-аналар!
"Дөрес түгел" дигән сүзне онытыгыз. Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен баланы мактагыз, үсендерегез. Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса, күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Сабыр төбе - сары алтын, нәтиҗә барыбер булачак. Ул сез көткәннән дә яхшырак булачак, бары тик балага һәм үзегезгә ышанырга гына кирәк.
-
Родительское собрание. 05.02.2019

Уважаемые родители. Приглашаем Вас на родительское собрание, которое состоится 6 февраля 2019 года (среда) в 7.30.
-
Ел тәрбиячесе-2019. 28.01.2019

Бүген Олы Кайбыч "Миләшкәй" балалар бакчасында район күләм "Ел тәрбиячесе-2019" конкурсы үтте.Районыбыз балалар бакчаларыннан алты тәрбияче катнашты. Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Гибадеева Г.Р. катнашып, үзенең осталыгын күрсәтте һәм җиңү яулады. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
-
Мамык карлар көрибез. 17.01.2019

Без тырышып эшлибез,
Мамык карлар көрибез.
Әтиләр һәм әниләр,
Әбиләр һәм бәбиләр
Шул юллардан үтсеннәр
Рәхмәт әйтеп китсеннәр.
-
Ел символы-2019. 20.12.2018

Балалар бакчасында район мәгариф бүлегенең боерыгы һәм еллык эш планы нигезендә Яңа ел уңаеннан,бакчакүләм "Ел символы!" дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурста традиция буенча районның барлык балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ел саен үткәрелә. Конкурсның беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды.Бу конкурстабарлык әти-әниләр дә бик актив катнаштылар. Район турында да җиңүле урыннар алырга насыйп булсын.
-
Бик күңелле урамда 12.12.2018

Күңелле, күңелле
Кыш көне бик күңелле.
Ярата, ярата
Салкын кыш үзебезне.










