МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Шугалакта... 05.01.2017

Районыбызның боз шугалагы үзенең ишекләрен ачты. Барлык укучылар да шугалакка теләп йөриләр.
-
ОГЭга әзерлек 03.01.2017

ОГЭга әзерлек эшләре даими үткәрелә. Бергә булганда барысын да җиңәргә мөмкинлекләр күбрәк. Вакытны бушка үткәрмәскә генә кирәк.
-
Кышкы лагерь 02.01.2017

Укучылар өчен кышкы лагерь 2.01.2017 - 8.02.2017 көннәрендә эшли. Биредә укучыларның логик фикерен, уйлай сәләтен үстерү буенча төрле фәннәрдән уеннар тәкъдим ителәчәк. ОГЭга әзерлек һичшиксез беренче планда. Күңелле яллар сезгә!
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 27.12.2016

1-9 нчы сыйныфларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үтте. Укучыларга Татарстандагы тыюлыклар турында мәгълүмат җиткерелде. Әлеге дәрес укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2016

Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңаел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез.
-
Бәйгегә әзерлек 23.12.2016

Район оешмалары һәм мәктәпләр арасында Яңа елга әзерлек буенча ел саен бәйге игълан ителә. Мәктәп коллективы быел сихри аланга төрле әкият геройларын чакырды. Әлеге сихри аланда бәйгегә бәя бирүчеләр дә булып китте.
-
Яңа елга - бүләк 20.12.2016

5-8 нче сыйныф укучылары технология укытучысы Гарифуллин Сирин җитәкчелегендә кечкенә көрәкләр ясап балалар бакчасына бүләк иттеләр. Балаларның шатлыгы зур.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 17.12.2016

Әле кайчан гына яңа уку елы башланган иде. Инде уку елының 1 нче яртыеллыгы да төгәлләнеп килә. Бусагада Яңа ел ишек кага. Мәктәбебез шуңа да Яңа ел төсмере ала. Әйдә шатлыгы, куанычы, уңышлары белән килсен.
-
Созвездие - Йолдызлык - 2017 14.12.2016

Хөрмәтле ата - аналар, укытучылар, балалар! "Созвезие - Йолдызлык - 2017" фестиваленә старт бирелде. Сез фестивальнең нигезләмәсе белән әлеге сайтта (http://www.yold.ru/node/14) таныша аласыз. Әйдәгез бергәләп талантларны барлыйк.
-
Бергә барысын да җиңәрбез 12.12.2016

Район ППС хезмәткәрләре 1 нче сыйныф укучыларының адаптациясен, 5 нче сыйныф укучыларының дулкынлану, борчылуларын үз эченә алган тикшерүләр үткәрделәр. Ә 9 нчы сыйныф укучылары белән "ОГЭга әзерлек вакытында үзеңне ничек дулкынланулардан сакларга" дигән темага тренинглар оештырдылар.












