МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Минем гаиләм - минем терәгем 14.05.2016

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, иҗади эшләр башкарылды.
-
Җиңү бәйрәмендә 08.05.2016

Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, сәламәтлек, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да.
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2016

«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. «Үлемсез полк» гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә.
-
Ветераннарны котлау 08.05.2016

Укытучылар коллективы ветераннар өчен Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәре, Гомәр Бәшировның "Намус" романын берләштереп тамаша тәкъдим иттеләр.
-
Язның бер көне ел туйдыра 07.05.2016

Мәктәп бакчасында кызу эш көннәре. Кемдер чәчәк түтәлләрен рәткә китерә, кемдер яшелчә утырту өчен җир өлгертә. 1 генә көнгә дә соңга калырга ярамый. Һәр эшнең үз вакыты. Мәктәп бакчасында җир эшкәртү төгәлләнде.
-
ВПР
03.05.2016
УВАЖАЕМЫЕ РОДИТЕЛИ!Обращаем Ваше внимания, что обучающиеся 4 класса, на основании Письма Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор) № 02-82 от 01.03.2016 года, приказа Министерства образования и науки от 30.03.2016 №581/16 «О проведении Всероссийских проверочных работ в 4 классах общеобразовательных организаций РТ в мае 2016 года» в мае 2016 года пишут Всероссийский проверочные работы по следующим учебным предметам:по учебному предмету «Русский язык» - часть 1 -11 мая- часть 2 – 13 мая;по учебному предмету «Математика» - 17 мая;по учебному предмету «Окружающий мир» - 19 мая.
-
Уяу булыйк! 30.04.2016

ОБЖдан ачык дәрес үткәрү ел саен оештырыла. Әлеге дәрес укучыларны уяулыкка, төрле катлаулы очраклардан чыгу юлларын табарга өйрәтә. Укучылар бу көнне район янгын сүндерү бүлегенә экскурсия ясады.
-
Балаларны яклау көне 30.04.2016

Балаларны яклау көне планы белән мәктәп җитәкчесе Минһаҗева Л.Т. таныштырды. Бүгенге көн тулысы белән балаларны яклауга юнәлтелгән иде. Укучылар төрле сынаулар аша үзләренең көчле, чыдам, батыр икәнлекләрен расладылар.
-
Табигатебезне яратыйк 29.04.2016

Экологик акция кысаларында үткәрелгән чаралар саны артканнан - арта бара. Безнең мәктәп укучылары мәктәп тирәсенә бу көнне чыршылар утырттылар.
-
Тукайга - 130! 26.04.2016

Тукайны искә алу кичәсе аның иҗаты, тормышы турындагы биремнәрдән торган "Үз уеныбыз" формасында үткәрелде. Укучылар шактый гына катлаулы сорауларга да җавапны тиз таптылар.












