МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кайбычым - куанычым 19.04.2016

Районыбызда бүген иң тантаналы вакыйгаларның берсе - Кайбычымның туган көне. Соңгы елларда районыбыз күзгә күренеп үсә, зурая. Баксаң, шушы зур истәлекле көнебезгә дә нәкъ 25 ел тулган икән. Шул уңайдан укытучылар һәм укучылар коллективы Мөрәле авылы мәдәният йортында зур тамаша кылды. Яшьләрнең "Аулак өй"дә бәйрәмгә әзерләнү күренеше чын мәгънәсендә авыл халкын шаккатырды. Бәйрәм белән, райондашлар!
-
ГТО барыбыз өчен дә! 18.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында 18 апрель "ГТО барыбыз өчен дә!" дигән өндәмәгә нигезләнә. Мәктәп укучылары бу көнне "Салават күпере" спорт комплексында йөзү буенча үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
-
Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле 18.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе дәвам итә. Бүген 3 көн "Дуслык көне". Безнең туган илебез – Татарстан, ул – күпмилләтле дәүләт. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Без бүген 1,3 нче сыйныф укучылары белән рус халык биюе элементларын өйрәндек.
-
Игелек кылырга вакыт 16.04.2016

Һәрбер кешегә яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла, язгы игелекле гамәлләр атналыгына бүгеннән старт бирелә. 16 нчы апрель "Яхшы башлангычлар көне" буларак үткәрелә. Әлеге акция турында укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде.
-
Язгы өмә 14.04.2016

Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Тирә - як яшәрә, матурлана. Барлык халык тирә - ягын чүп - чардан арындыра. Без дә мәктәп тирәсен җыештыру белән мәшгуль. Әйдәгез, барыбыз да ӨМӘГӘ!
-
Космонавтика көне 12.04.2016

Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан мәктәптә төрле чаралар үткәрелде.
-
Без террорга каршы 06.04.2016

Әлеге тема соңгы вакытларда бик еш яңгырый башлады. Бу чыннан да шикләнү тудыра. Шуны истә тотып, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре үткәрелә, үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге өйрәнелә.
-
Балалар китабы - сихри бер дөнья... 02.04.2016

Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. 2- апрель - Халыкара Балалар китабы көне барыбызны да балачакка кайтарды.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2016

Мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда төрле темага кагылган сораулар каралды.
-
Канатлы дусларыбыз! 01.04.2016

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела. Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 нче апрелендә кошлар көнен үткәрү традициягә керә. Без дә ел саен бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез.












