МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Парламент дәресе 09.02.2016

Бүген "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага 5-9 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде.
-
Без- җиңүчеләр! 08.02.2016

Укучылар, укудан тыш, төрле дистанцион чаралар- олимпиада, викторина, конкурсларда теләп катнашалар.
-
8 нче февраль- Яшь герой антифашистлар көне 08.02.2016

8 нче февраль- Яшь герой антифашистлар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы дружина сборы үткәрелде.
-
Саулык – зур байлык 05.02.2016

Гриппка каршы чара максатында укучылар белән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Хәзерге вакытта алар N1H1 -грипп вирусының симптомнары белән танышты. Укучылар бу вирус белән авыручылар хакында телевизион тапшырулардан хәбәрдар булуын әйттеләр.
Алар үзләре үк саклану кагыйдәләрен санап үтте:
- -мәктәптән кайткач кулларны, борын куышлыкларын сабынлап юарга;
- -саф һавада күбрәк йөрергә,спорт белән шөгыльләнергә;
- -С витамины кергән ризыклар күбрәк ашарга;
- -кеше күп җыелган урыннарда маска кияргә.
-
Нинди һөнәр сайларга ... 03.02.2016

Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп, кайсын гына, кайсын гына сайлап аласы...
Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен тырышып укырга кирәк.
Профориентация максатыннан, бүген башлангыч сыйныф укучылары, дәрестән соң, авыл хуҗалыгына караган һөнәрләр белән якынрак танышу өчен, фермага барды.
-
Географик КВН 30.01.2016

География фәнен тирәнтен өйрәнү максатыннан 29 нчы гыйнварда Федоровск урта мәктәбендә район мәктәпләре катнашында “Географик КВН” үткәрелде. Һава торышы начар булуга карамастан, 14 мәктәп КВНга килеп, көч сынашты. Безнең мәктәп укучылары да уенда актив катнаштылар һәм сынатмадылар. Бу бәйгедә капитаннар ярышы, географик диктант, ребуслар чишу, спорт эстафетасы һ.б. кызыклы чаралар каралган иде. Укучылар бу бәйгедән үзләренә күп кенә кызыклы мәгълүмат алып кайттылар.
-
Математик та , бизнесмен да 29.01.2016

-
Крестики - нолики 29.01.2016

Бүген математика атналыгының дүртенче көне. "Крестики-нолики" математик уены үткәрелде. 9 этаптан торган уенда 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары ике командада чыгыш ясады. Нәтиҗәдә "Крестики" командасы җиңү яулады.
-
Математик кафе 27.01.2016

Математика атналыгы кысаларында, укучылар тәкъдим ителгән һәм үзләре тарафыннан ясалган ребуслар, кызыклы биремнәр чишәләр. Дәресләрдән соң, "Тәмлетамаклар утырышы" исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Кызыклы формада оештырылган әлеге чарадан укучылар канәгать калдылар.
-
Челтер - челтер чишмәбез... 26.01.2016

Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, чылтыравы белән колакларны иркәләп, кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле хәзинәседер ул. Чишмә суы – ул Җир-Ананың кадерле бүләге. Ә менә шул хәзинәне саклап һәм кадерләп тоту бурычы кешегә йөкләнгән. Безнең авылыбыз яныннан узучы олы юл буендагы күпләр су алучы чишмәне карап тору да мәктәпкә һәм авыл җирлегенә йөкләтелгән. Шуңа күрә һәркөнне чишмәнең торышын, чисталыгын күзәтеп торабыз. Чишмәбезгә ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт әзер.












