МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Атналыкның икенче көне 20.02.2016

"Татарстан- зур химия территориясе" темасы астында химия укытучысы Лилия Рифкатовна Сафина мәктәптә тематик әңгәмә үткәрде. Укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Химия атналыгына старт 19.02.2016

Химия фәне укытучысы Сафина Л.Р. химия атналыгының планы белән таныштырды.
1 көн. Атналык планы белән танышу.
Телдән журнал "Химиянең үсеше".
"Химия балаларга" (химия кабинетына экскурсия 1-2 кл)
-
Аларның иҗаты мәңгелек... 19.02.2016

Туган телләр атналыгы кысаларында бүген бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең иҗатын сөючеләр арасында шигырьне сәнгатьле укуга конкурс үткәрелде.
-
Химия- балаларга! 19.02.2016

Башлангыч сыйныфлар химия лабораториясенә сәяхәт кылдылар. Аларны химия укытучысы Лилия Рифкать кызы лаборатор җиһазлар белән таныштырды, берничә кызыклы, гади генә булган тәҗрибә күрсәтте. Балалар да кызыкыксынып күзәттеләр.
-
Туган телем – иркә гөлем 18.02.2016

Туган тел! Һәркем өчен дә якын, бернәрсә белән дә алыштыргысыз газиз тел ул. Безнең туган телебез –татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Без бүген моңа тагын да күбрәк инандык. Халыкара туган телләр көне уңаеннан балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Туган телем – иркә гөлем “ исемле кичә үтте. Балалар сәнгатьле итеп, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Әлеге чарада укучылар телебезнең байлыгына, аһәңенә сокландылар, аны яратырга, кадерләп сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Сәнгать мәктәбе бездә кунакта 17.02.2016

Бүген мәктәбебезгә Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең җитәкчеләре белән кунакка килделәр. Алар төрледән - төрле музыка уен коралларында уйнады һәм җырлады. Балалар башкарган татар халык, ирланд биюләре нур өстенә нур өстәде. Сәнгать мәктәбе укучылары арасында үзебезнең 8 нче сыйныф укучысы Булат Сибгатовның да булуы күңелләрдә шатлык хисе тудырды.
-
Сак бул! Грипп! 16.02.2016

16 нчы февраль көнне мәктәп укучылары белән ФАП фельдшеры Сибгатова Ф.Ф. гриппка каршы профилактик чаралар турында әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында грипп эпидемиясе вакытында гигиена кагыйдәләрен үтәү, витаминнар куллану, саф һавада йөрү, көндәлек режимны саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып баруның кирәклегенә басым ясалды. Шул ук вакытта укучыларыбызның гигиена таләпләрен үтәүләре дә тикшерелде.
-
Юл куймыйк янгыннарга 15.02.2016

Фёдоровск авылында урнашкан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Шакиров Р.С. башлангыч сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлыгы турында ачык дәрес үткәрде.
-
Чаңгы юллары - 2016 14.02.2016

"Татарстан чаңгы юллары - 2016" ярышлары барлык халыкны физик тәрбия һәм спорт белән даими шөгыльләнү, актив ял итүгә өйрәтү нияте белән уздырыла.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Ел саен февральнең ахырында мәктәптә "Әлифба" бәйрәме уза. Быел да искәрмә булмады.












