МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Бәйрәм концертында 08.03.2016

Кайбыч мәдәният йортында үткән 8-март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасында мәктәбебез укытучылары да актив катнашты. Хатын-кызларыбыз- "Мөрәле әбиләре" исемле хореография коллективы- башкаруындагы җырлы- биюле күренешне тамашачылар бик яратып кабул итте.
-
Бәйрәм белән! 06.03.2016

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне 8-март- язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз. Сез- дөньяда иң гүзәл, иң чибәр, иң матур, иң булган затлар. Бу тормышның бар яме- сездә, сөйкемле- сабыр әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр! Сезгә саулык- сәламәтлек, иҗади уңышлар, шатлык- куанычлар гына телибез. Киләчәгебез якты, күгебез аяз, көннәребез тыныч булсын!
-
Без Кайбыч сәхнәсендә... 02.03.2016

"Созвездие- Йолдызлык- 2016" эстрада фестиваленең муниципаль этабында конферанс укучыларыбыз Ислам Әхмәтҗанов һәм Миләүшә Гобәева катнашты.
-
"Салават күпере"ндә! 29.02.2016

Бер төокем укучыларыбыз бүген кабат бассейнга барып кайтты. Алар бик теләп йөзәргә өйрәнәләр.
-
"Химик көрәш" 26.02.2016

Бүген 8-9 сыйныф укучыларыннан торган "Оксид" һәм "H2O" командалары арасында "Химик көрәш" интеллектуаль уены уздырылды. Җиңүче команда булып "Су" командасы танылды. Афәрин, егетләр!
-
Салют сиңа, Муса Җәлил! 25.02.2016

Кайбыч мәдәният йортында узган Туган тел көне герой - шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган иде. Анда 6- сыйныф укучысы Адилә Шарафиева катнашты.
-
"Созвездие- Йолдызлык - 2016" 25.02.2016

24 февральдә Колаңгы "Ирида " күпфункцияле үзәгендә "Созвездие- Йолдызлык - 2016" XVI Ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале муниципаль этабының зона сайлап алу туры узды. Анда мәктәбебез укучылары да актив катнашты.
-
Атналыкның дүртенче көне 23.02.2016

"Минем фәндәге эзем" темасына укучылар арасында иң яхшы презентацияләр конкурсы уздырылды.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2016

Бүген 5-9 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Ир- балалар ике командага бүленеп ярышты.
-
Атналыкның өченче көне 22.02.2016

Бүген мәктәптә атаклы химикларга багышлап сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар дөньяга танылган, билгеле булган рус химиклары Д.М.Менделеев, М.В. Ломоносов, А.М. Бутлеров һ.б. атаклы шәһесләр белән якыннанрак танышты, аларның хезмәтләре турында үзләре өчен яңа кызыклы мәгълүмат алдылар.












