МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Обелиск 26.04.2016

1-7 нче сыйныф укчылары Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган герой райондашларыбызга багышланган стелла янында булып кайттылар.
-
Экологик ГТО 26.04.2016

Җиһанда яз хакимлек итә. Яз ул табигатьнең уянуы, аваз салуы. Табигать матурлыгына ияреп мәктәптә экологик акция башланды. Табигатебезне саклыйк һәм яклыйк.
-
Экологик акция 26.04.2016

Һәрбер ел фасылы үз мәшәкатьләре белән аяк баса. Кар сулары күз ачып- йомганчы эреп ага да, бакчаларда язгы эшләр башлана. Ә ул эшләрне вакытында башкармый кара син! Мәктәптә кишер утырту тиз һәм вакытында башкарылды.
-
Өмәдә 23.04.2016

Мөрәле җирле үзидарәсе бүген һәм иртәгә зират территориясен, аның тирә-ягын чистарту өмәсе оештыра. Бу өмәдә авыл халкы белән беррәттән, мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы да актив катнаша.
-
Табигатькә мәрхәмәтле булыйк! 22.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе дәвам итә. 22 апрель - игелекле җир көненә багышлана. Язгы гамәлләр атналыгының экологик көне дисәк тә ялгыш булмас. Бу көнне 8 нче сыйныф укучылары мәктәп бакчасында утыртылган агачлар тирәсен тәртипкә китерде. Әле сез үзегезнең йорт тирәсен тәртипкә китердегезме? Юк икән, эшкә тотыныйк.
-
Игелекле эшнең иртәсе - киче юк 21.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе дәвам итә. Бүген "Игелекле эшләр" көне. 8-9 нчы сыйныф укучылары "Игелекле ярминкә" оештырдылар. Ярминкәдән җыелган акчаны ярдәм итү йөзеннән авыру балаларга күчерәчәкләр.
-
Донор көне 20.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясенең 5 нче көне "Донор көне" дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары әлеге темага рәсемнәр конкурсы үткәрде.
-
Бердәм дәрес 20.04.2016

Бөек татар язучыбыз Габдулла Тукайга багышлап мәктәптә бердәм дәрес үткәрелде. Татар теле укытучысы Налия Сәгыйт кызы Хуҗина укучыларны Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар белән таныштырды, бергәләп Тукай турында видеофильм карадылар. Соңыннан фильм эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Спорт киносы көне 20.04.2016

По Республике стартовала акция «Спортивный Татарстан». Каждый день акции, с 16 по 23 апреля, посвящен разным темам. 20 апреля проходил под названием «Спортивное кино». Наша школа тоже присоединилась к акции. И сегодня в кабинете русского языка и литературы был открыт кинозал. Ребята посмотрели интересный и увлекательный фильм «Семь стариков и одна девушка»
-
Игелекле кино 19.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясенең 4 нче көне игелекле кинога багышланган иде. 5-8 нчы сыйныф укучыларына гомумкешелек кыйммәтләре белән бәйләп, "Тимур һәм аның командасы" дигән фильм күрсәтелде һәм фильм буенча әңгәмә үткәрелде.












