МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ремонт эшләре тәмам 25.07.2016

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерлек инде бер атна элек башланды. Бүген исә косметик ремонт эшләре тәмам. Мәктәп яңа уку елына тулысынча әзер.
-
Витаминлы җәй! 11.07.2016

Эх, ямьле дә соң җәй айлары! Кай арада җитә дә, тиз генә үтеп тә китә. Ә менә шул аралыкта кыш өчен күпме тәм - том әзерләп өлгерергә кирәк. Әле генә җиләкне җыеп эшкәрттек, инде карлыганы да өлгереп җиткән. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшнең кайнаган чагы.
-
Үз мәктәбеңә булыш! 04.07.2016

-
Аттестат тапшыру 28.06.2016

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат тапшыру тантанасы үтте. 1 укучыбызны олы тормыш юлына озаттык. Бәйрәмдә район мәдәниять бүлеге җитәкчесе Аблязова Р.Р., мәгариф бүлеге методисты Сибгатуллина А.А. катнашты.
-
Хәтер көне 22.06.2016

Гасыр төпкеленнән килә аваз,
Хәтерләрдә тарих яңара.
“Онытмагыз! Хәтерләгез безне!
Шәһит булдык авыр яуларда.
-
Театрда кунакта 20.06.2016

"Әкият" курчак театры белән очрашу бездә җылы тәэсирләр калдырды. Балалар өчен булган матур эчтәлекле "По чущему велению" әкиятен артистларыбыз оста башкардылар. Вакыт узганы сизелмәде дә. Рәхмәт сезгә!
-
Без сәламәт тормыш яклы! 18.06.2016

Сау - сәламәт яшәүдән дә мәгънәлерәк нәрсә бар бу дөньяда!? Шуңа да начар гадәтләрнең нәтиҗәсе нәрсәгә китергәнен без балачактан белеп үсәбез. Гаиләдә дә, мәктәптә дә, телевидениедә дә, газета - журналларда да бу турыда мәгълүмат җитәрлек. Шуңа да без һәрвакыт СӘЛАМӘТ ТОРМЫШ ЯКЛЫ!
-
Безнең як табигате 16.06.2016

Туган як табигате – бала иң күп белем һәм күзаллаулар ала торган чыганак ул. Табигатьтәге тере һәм терек булмаган объектларга кызыксыну кече яшьтән үк башлана. Балалар барысын да күрәләр: урман сукмагындагы эшчән кырмыска да, куе үлән арасындагы кечкенә генә үрмәкүч тә, кояш нурларында ялтырап киткән куркыныч кондыз да аларның игътибарыннан читтә калмый. Шул максатны тормышка ашыру өчен без балалар белән табигать кочагында булып кайттык.
-
Россия көне белән! 12.06.2016

Дәүләтебезнең иң зур бәйрәме ул - Россия көне. Халыкның бердәмлеге, Россия конституциясендә күрсәтелгән азатлык, гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде ул. Балаларга бу көннең никадәр дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату максатыннан лагерьда кызыклы чара үткәрелде. Презентация - видеоролик буенча Россия һәм аның символлары турында күп мәгълүмат бирелде. Балалар илебез турында җырлар җырлады шигырьләр сөйләде, кроссвордлар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук алар төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Бәхетле бапачак 10.06.2016

Җәй - балачакның иң мавыктыргыч мизгеле. Бу чорда лагерьда үткәрелгән көннәр аеруча да истә кала. Безнең "Дуслык" ял лагерында һәр көн кызыклы чаралар, күңелле уеннар оештырыла. Бүген "Минем йортым - минем ныгытмам" темасына викторина - әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде. Балалар үз гаиләләре турында, өйләрендә үткәрелә торган гаилә бәйрәмнәре, кызыксынулары, шөгыльләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Соңыннан киләчәктә үз йортларын ничек күз алдына китерүләре турында иҗади һәм практик эш башкарылды. Әлеге чаралар күңелле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.












