МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
| E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
| Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
| У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Комплектование 2022 год
18.03.2022
Уважаемые родители!
01 апреля 2022 года начинается комплектование детского сада на новый 2022-2023 учебный год.
Направление детей в дошкольные учреждения будет осуществляться в республиканской автоматизированной информационной системе «Электронный детский сад» в соответствии с утвержденным количеством свободных:
количество мест от 1,5 до 2 лет
количество мест от 2 до 3 лет
количество мест от 3 до 4 лет
количество мест от 4 до 5 лет
количество мест от 5 до 6 лет
количество мест от 6 до 7 лет
0
15
10
1
6
6
-
"Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе 10.03.2022

Бүген Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясендә "Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе узды. Оештыручылар һәм гамәлгә куючылар - Казан шәһәре мәгариф идарәсе, "Ак калфак"Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, "Ак калфак"хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге.
Әлеге конкурс беренче тапкыр моннан 16 ел элек оештырыла.Менә инде 3 ел рәттән бәйге шәһәр күләмендә "Әни, әнкәй,әнием"дигән исем белән тормышка ашырыла.
Конкурс Казан мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның әниләре арасында уздырыла. Бүген 10 ана Зур сәхнәдә башкаларга үрнәк булырдай күркәм сыйфатларын күрсәтте. Алар бишек җырларын башкарды, үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләде, татар халык ашларын тәкъдим иттеләр. Ахырда барысы бергә бию марафонында катнашты. Аналарның балалары белән бергә бәйгедә катнашуы үрнәк сыйфатлардан. Бу исә ана телебезне, гореф-галәтләребезне, милли ашларыбызны саклап, киләчәккә юл сызуны аңлата.
Күңелгә рәхәтлек бирә торган чараны гимназия директоры, "Ак калфак"татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова ачты. Бәйгенең әһәмиятенә тукталды. Җырчы Фәнил Галиуллин тамашачыларны җырлары белән сөендерде. Жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Беренче урынны-бакчабызның иң талантлы әниләребезнең берсе "Песнәкләр" төркеменә йөрүче Амиләнең әнисе Әдилә Мөбәрәкова яулады.
Әдилә Ядкәровнага чын күңелебездән бакчабыз һәм районыбыз данын яклаганы өчен рәхмәт белдерәбез.
-
"Безнең әниләр язгы чәчәкләр кебек" язгы иртәлекләр 2022 04.03.2022

Безнең әниләр язгы чәчәкләр кебек.
Бу атна бакчабызда язның беренче бәйрәме 8 нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре булып узды.Һәр төркем музыка җитәкчесе белән берлектә кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләп, үзләренең әниләрен, әбиләрен куандырдылар. Бәйрәм иртәлекләре балалар бакчасы тормышын яз хисе белән тулыландырды.
-
Тимбилдинг “Милли спартакиада”
28.02.2022
Тимбилдинг “Милли спартакиада”
Спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар - күмәк ял итүнең киң кулланыла торган формасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйрәмнәрдә теләп катнашуына, соңыннан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп китүләренә зур этәргеч булып тора. Бу бәйрәмнәр балада шәхес формалашуга да билгеле бер юнәлеш бирә.
28 нче февраль көнне безнең балалар бакчасында, зурлар һәм кечкенәләр төркемнәре белән берлектә, "Милли кышкы спартакиада"
булып узды.Бәйрәм программасына төрле физик күнегүләр, спорт элементлары катнаш уеннар, уен-эстафеталар кертелгән иде. Ярышларда балалар бик теләп катнаштылар, югалып калмаска, көчле булырга тырыштылар. Барысының да кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде. Хәрәкәтчәнлек ягыннан төрле дәрәҗәдәге балалар берләшкәндә, аларның бер-берсенә йогынтысы арта, артта калучылар көчлерәк иптәшләре дәрәҗәсенә җитәргә тырыша. Балалар ничек отышлы эш итәргә икәнен күрәләр, иң яхшылардан үрнәк алалар, үз иптәшләренең уңышларына шатланалар. Бер максат өчен көрәшү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, кыенлыкларны җиңеп чыгу коллективны тагын да берләштерә. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, шушы юнәлештә эш алып барырга тиеш. Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү - барыбызның да мөһим бурычы.
-
Хәтер китабы, көне китапханә бездә кунакта
24.02.2022
Сегодня как никогда важна тема патриотического воспитания. Победа в Великой Отечественной войне явила всему миру не только мощь нашего оружия, но и мощь русского духа.
Выставка книг «Эхо войны», которую привезли сотрудники библиотеки №32.
Сотрудник библиотеки рассказала о голоде , и о страданиях детей войны.
Дети с интересом слушали рассказ . Рассматривали экспонаты.и увидели “Книгу памяти” А когда детям разрешили подержать в руках экспонаты, они ощутили себя настоящими защитниками Родины.Организация данной выставки направлена на поддержку интереса детей к истории Великой Отечественной войны и ее героическим событиям. Сегодня как никогда важна тема патриотического воспитания.
-
День родного языка 21.02.2022

«День родного языка»
Цель: Познакомить детей с «Международным днем родного языка». Воспитывать уважение и любовь к родному языку, а также к другим языкам.
Задачи: Формировать понятие «родной язык», воспитывать у детей интерес к языкам.
Обогащать речь детей пословицами, поговорками.
Формировать интегративные качества: любознательность, активность, самостоятельность
Сегодня у нас большой праздник! 21 февраля – Международный день родного языка. У каждого человека есть Родина и свой родной язык. Каждый человек должен знать и хорошо говорить на своём родном языке.
Родной язык – это тот язык, на котором говорят наши мамы, папы, бабушки и дедушки, на котором говорим мы. Планета, на которой мы живем, называется – Земля . На Земле живут люди разных национальностей и говорят они на разных языках.
-
Поздравляем 20.02.2022

Наш воспитанник старшей группы №4 Малыгин Данила с произведением Астрида Линдгрен "Крошка Нильс Карлсон" занял 3 место в районном конкурсе чтецов "По страницам живой классики "Звездный билет".
-
"Хәрби техника"күргәзмәсе 18.02.2022

· 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең тыныч тормышыбызны дошман бозмасын өчен батыр ир-егетләребез илебез чикләрен саклыйлар. Бу бәйрәм берничә төрле исем белән йөртелде: - Совет Армиясе көне ; - Кызыл Армиянең туган көне; - Кораллы көчләр һәм Хәрби Диңгез флоты көне. Хәзер бу бәйрәм Ватанны саклаучылар көне дип йөртелә… 23 февральдә әтиләрне, бабайларны, абыйларны, кем армиядә хезмәт иткән яки әле хәзерге көндә хезмәт итә – барысын да бәйрәм белән котлыйлар.Балаларыбыз әтиләре,бабайлары белән бергәләшеп бәйрәмгә хәрби техника макетларын ясадылар.Алардан бакчбызда "Хәрби техника"күргәзмәсе ясадык.
-
Литературный вечер 15.02.2022

Сегодня в нашем детском саду прошел литературный вечер "Җәлил балаларның дусты", посвященный ко дню рождения татарского воина-поэта М.Джалиля. Детишки рассказывали наизусть его стихотворения.
-
“Халык авыз иҗаты балалар бакчасында : комплекслы якын килү”методик берләшмә
11.02.2022
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең «Кидс Алан » балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла. Бүген бакчабызда Киров һәм Мәскәү районнары татар теле тәрбиячеләре
өчен “Халык авыз иҗаты балалар бакчасында : комплекслы якын килү”методик берләшмә узды..







