МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
| E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
| Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
| У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Ачык шөгылләр атналыгына чакыру 17.10.2022

Хөрмәтле әти-әниләр !
Сезне бакчабызда 17-28 октябрь
көннәрендә узачак
“Ачык шөгылләр атналыгы ”на чакырабыз.
Программа буенча балаларыгыз йөргән төркемнәрдә
үткәреләчәк ачык чараларда көтеп калабыз.
Көзге иртәлекләр графигы
көне
вакыты
төркем
сценарияләр
25.10
9.00
Сандугачлар төркеме№4
“Сәяхәтче тиеннәр”
28.10
9.00
Песнәкләр төркеме№3
“Куян көзгә әзерләнә”
10.00
Тургайлар
төркеме
“Сәяхәтче тиеннәр”
15.00
Карлыгачлар төркеме №5
“Бер капчык алма”
16.00
Бал кортлары
Төркеме№2
31.10
9.00
Күбәләкләр төркеме№1
“Шалкан әкияте”
-
Безгә 50 яшь! 30.09.2022

30.09.2022 Бакчабызның 50 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте.
-
Сөмбелә 27.09.2022

Сөмбелә кем белә? Бакчадан уңышларны җыеп алгач кунакка елда Сөмбелә килә. Аны балалар мул уңыш өстәлләре белән каршы алалар.
-
Спорт бәйрәме 12.09.2022

Спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үз алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши.Нәкъ менә шуны истә тотып бакчабызда ел саен “Спорт бәйрәме” уза.
-
Белем бәйрәме -2022 01.09.2022

Бәйрәм белән — Белем көне белән сезне!
Белем көне — ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне «Беренче кыңгырау» бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән «яңа» укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.
Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да «Белем бәйрәме»н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар.2022-2023нче уку елы барыбызга да шатлык-сөенечләр, «4»ле, «5»леләр генә алып килсен.
Ә менә бакачабызда бу көнне бәйрәмне булачак укучылар ,бүгенге мәктәпкә әзерлек төркеме балалары алып бардылар.Белмәмеш белән бергәләп белем иленә ачкыч эзләделәр.
-
Для Вас, родители!
25.08.2022
Уважаемые родители по вопросу устройства в детский сад № 321
обращайтесь по телефону
горячей линии 560-57-64
-
Көндезге Сабантуй - 2022 25.05.2022

Сабантуй – эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килүче бәйрәмнәребезнең берсе. Сабантуй дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, халык гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.
Сабантуй бәйрәменә балаларны Күрше малае Таһир һәм айдан төшкән Зөһрә кыз озата бардылар.Бәйрәмне алып баручы татар теле тәрбиячебез Захарова Р.Н. Сабантуй бәйрәменең тарихы Һәм бүгенге көндәге әхәмияте турында балаларга риваять сөйләде.
Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балаларыбыз, өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен «ат чабышы» белән башлап җибәрде. Алар кызыксынып һәм дулкынланып «атлар»ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар.
«Капчык сугышы», «Аркан тартыш» ярышларында да теләп катнаштылар. Биредә көч тә, җитезлек тә сынала. «Кашык белән су ташу», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар, һәр уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен башкардылар һәм киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.
-
Кичке Сабантуй - 2022 25.05.2022

Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.
Иң өлгерләр, иң җитезләр
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар.
Киров районын гөрләтеп бакчабыз «KidsAlan» да Кичке Сабантуй узды. Чара тәрбиячеләр һәм педагоглар әзерләгән сәхнәләштерелгән күренеш белән ачылып китте . Чакырылган кунак Риваять төркеме балаларның һәм әти – әниләрнең күңелләрен күтәрделәр. Бәйрәм ахырында бакчабыз мөдире Камалиева Н.Н. ел әйләнәсендә конкурсларда актив катнашкан гаиләләрне , балаларны дипломнар белән бүләкләде.
-
Чыгарылыш кичәсе - 2022 20.05.2022

25 нче май көнне бакчабызда ,,Яхшыдан яхшы-2022” дип аталган чыгарылыш кичәсе булып узды. Балалар төрле тукталышларда үзләренең бакчада алган белемнәрен күрсәттеләр. Кунак булып килүче Хәтәрбану тәрбияченең биремнәрне үтәделәр. Чыгарылыш балаларына грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм–кичәсе бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык әти-әниләр дә катнашты.Соңыннан истәлеккә фотога төшелде.25 нче май көнне бакчабызда ,,Яхшыдан яхшы-2022” дип аталган чыгарылыш кичәсе булып узды. Балалар төрле тукталышларда үзләренең бакчада алган белемнәрен күрсәттеләр. Кунак булып килүче Хәтәрбану тәрбияченең биремнәрне үтәделәр. Чыгарылыш балаларына грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм–кичәсе бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык әти-әниләр дә катнашты.Соңыннан истәлеккә фотога төшелде.
-
Хәрби дан һәм революция музеена сәяхәт 17.05.2022

"Үз авылының тарихын белмәгән, иленең тарихын белми". Бу мәкальнең дөреслегенә чыгарылыш төркеме балалары һәм әти-әниләре тагын бер инандылар. Районыбызда урнашкан “Хәрби дан һәм революция” тарихы музеена кунакка бардылар. Гүзәлия апалары Залялова да балаларны елмаеп каршы алды, музейның һәрбер экспонаты белән таныштырды, Дары заводы тарихы, үсеше турында сөйләде. Музей директоры балаларга бөек шәхес Лукницкий Павел Николаевичның тормыш юлы, бөек ватан сугышы чорында дары заводының роле, казанышлары турында таныштырды. Соңыннан музей экспонатлары янында күмәк фотога төштеләр, аерым - аерым, группалап төшүче балалар да табылды. Рәхмәт әйтеп, музейдан чыккач та балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, кемгә нинди экспонат ошавын әйттеләр. Шунысыда кызыклы музей тарихында безнең балалар музейга килүче беренче балалар бакчасы булды. Чараны оештыручы өлкән тәрбияче Гыйниятова Г.Н. һәм чыгарылыш төркеме тәрбиячесе Гомәрова Г.Ш.







