МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
| E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
| Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
| У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Кышкы могҗиза 30.12.2022

30нчы декабрь көнне төркемнәр бизәлешенә нәтиҗәләр ясалды.
Бакчабызның барлык төркемнәре яңа елны каршы алырга әзер. Балалар, әти-әниләр белән тәрбияченең уртак хезмәте нәтиҗәсендә төркемнәрдә кышкы әкият атмосферасы тудырылды.
-
6 нчы төркемнең Яңа ел иртәлеге 28.12.2022

Шүрәле һәм Убырлы үзләренең ширлекләрен эшләргә Тургайлар төркеменә килгәннәр иде. Балалар югалып калмадылар тәрбияче апалары Резидә Илгизәр кызы белән Кыш бабайга ярдәм иттеләр, бәйрәм бик күңелле узды.
-
4 нче төркемнең Яңа ел иртәлеге 28.12.2022

Чыршы, чыршы сине Сандугачлар төркеме балалары бик сагынып көттеләр ,тәрбияче апалары Алсу Наил кызы һәм музыка җитәкчесе Айгөл Фәнил кызы белән күпме бию, җыр ,шигырьләр өйрәнделәр.
-
5 нче төркемнең Яңа ел иртәлеге 28.12.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме Карлыгачлар тәрбияче апалары Сафиуллина Ләйсән Равил кызы белән Кыш бабайдан яңа ел бүләкләрен ясарга өйрәнделәр.
-
1 нче төркемнең Яңа ел иртәлеге 27.12.2022

Бакчабызда Яңа ел иртәлекләре икенче кечкенәләр төркеме “Күбәләкләр”дә башланып китте.Иртәлеккә әти - әниләр тиен, аю, куяннар булып киенеп килгәннәр иде.Алар балалар белән бергәләп әкият герое куянның койрыгын эзләделәр.Әлбәттә Кыш бабай һәм кар кызы ярдәме белән койрыкта табылды , чыршы утларыда кабынды, бүләкләрдә бирелде. Тәрбияче апалары Эльвина Шамил кызы һәм музыка җитәкчеләре Айгөл Фәнил кызының тырышлыгы белән әзерләнгән иртәлек бик күңелле узды.
-
2 нче төркемнең Яңа ел иртәлеге 27.12.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме Бал кортларында бәйрәм "Кызыл калфак" әкияте белән үрелеп барды.
Тәрбияче : Сафина Г.Т.
Музыка җитәкчесе: Ногоманова А.Ф. -
3 нче төркемнең Яңа ел иртәлеге 27.12.2022

Сәяхәтче Кар кызын табарга Кыш бабайга "Песнәкләр" төркеме балалары ярдәм итте.
-
Котлыйбыз! 18.12.2022

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.Бакчабызда экологияне өйрәнү һәм саклау буенча өзлексез эш оештырылган. Үз белемнәрен нәниләребез төрле бәйгеләр дә сыныйлар. Песнәкләр төркеме тәрбиячесе Исмагилова Әдилә Габдулловна һәм яшь эколог Рахимуллина Амелия.
-
Сөйлә проекты 08.12.2022

Сөйлә проекты эшчәнлеген бакчабызда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Сәләхова Резедә Нурислам кызы җитәкчелегендә уза.
-
Шаян ТВда кунакта 06.12.2022

Безнең шан, актив балаларыбыз Шаян ТВда кунакта булып кайттылар.







