Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Тукай туган көн!!! 26.04.2018

...Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
Шул унайдан мәктәптә, Байлангар мәдәният сараенда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр узды.
-
"Китаплар йортында кунакта" 24.04.2018

Баалалар бакчасына йөрүче кечкенә дусларыбыз бездә кунакта.
Мәктәп китапханәсендә "Нәниләр өчен" дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге яңа китаплар белән балалар бик яратып таныштылар.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 23.04.2018

Как замечательно, что в школе есть ребята, чьи ум и знания приносят славу ей. ...
Сердечно поздравляем призера заключительного этапа всероссийской олимпиады по экологии Абдуллину Дину! Также поздравляем учителей, родителей - всех, кто способствовал развитию и становлению великолепного таланта.
Дина! Желаем тебе, чтобы знания и впредь развивались, укреплялись и стали основой твоей будущей профессии. -
Тырыш укучыбыз республика данын яклый... 19.04.2018

Бүген 11 сыйныф укучысы Абдуллина Динә, республика данын яклап, экология фәненнән предмет олимпиадасына китте. Олимпиада Санкт-Петербургта узачак.
-
Кызыклы очрашу 12.04.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән авылыбызның хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камалович белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларны авылыбыздан чыккан атаклы кешеләрнең берсе,беренче космонавт Юрий Гагаринны күрү бәхетенә ирешкән Мәкъсүт Насыйбуллинның тормышы белән таныштырды,кызыклы шәхес белән бәйле истәлекләрне сөйләде.
-
Галәмдә - Кеше! 12.04.2018

Бүген классларда Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Төп максат- Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.
-
Иң оста биючеләребез- "Шома бас" бәйгесендэ 10.04.2018

Район мәдәният йортында "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсы узды. Укучыларыбыздан Галимҗанов Дәнис, Габделхакова Алинә, Йөзмөхәммәтова Әдилә бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
Укучыларыбыз "Тамчы-шоу"да! 09.04.2018

Мәктәбебезнең иң белемле укучылары Гыйззәтуллина Алинә, Кәримуллина Диләрә,Саттарова Дилә ТНВ каналында “Тамчы-шоу“ интеллектуаль уеныннан җиңеп кайттылар.Булдырдыгыз,кызлар! Уңышлар Сезгә!
-
Кошларны каршы алабыз! 06.04.2018
Әй, кошым, кошкаем,Канатлы дускаем!Көтәбез без сине,Килер дип, ел саен.Оялар куябызСиңа дип,һәр елны.Кер әйдә,ояла,Сайла үз ояңны!
Балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәләр. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыкларын тәрбияче апалары белән уртаклашалар. Менә быел да,алар, кош оялары ясап, кошларны каршы алдылар.
-
"Табигать- тиңсез хәзинә" темасына балалар бакчасында кул эшләреннән күргәзмә эшли. 01.04.2018

Кече яшьтән үк табигать белән тыгыз элемтәдә булуыбызны тоеп, аңлап үсү балаларыбызда экологик культура һәм экологик аң формулаштыруда ярдәм итә.
Балалар бакчасында "Табигать-тиңсез хәзинә" темасына сувенирлар ясау бәйгесе башланды. Сезнең иҗат җимешләрегезне бәйгедә көтеп калабыз!















