Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Язгы каникуллар башланды! Юлларда сак булыгыз! 26.03.2018
Бүгеннән мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 4 апрель- уку көне.Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Шушы вакыты ,чыннан да файдалы ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.Иң мөһиме – ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.Машинада йөргәндә 12 яшькәчә булган балалар махсус автокреслоларда утырырга тиешләр. 12 яшьтән соң исә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәк.Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын! -
Милли бәйрәмебез -"Карга боткасы" 24.03.2018
Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта "Карга боткасы " бәйрәме уздырылды. Казанда төрле ярмадан ботка, табада кайнар коймак пеште, уеннар уйнатылды, балалар күңелле итеп саф һавада ял иттеләр. -
Җир көненә багышланган викторина 20.03.2018

Бүген,химия- биология атналыгы кысаларында, 5-6 сыйныфлар арасында Бөтендөнья Җир көненә багышланган викторина узды.
Табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү,табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү максатларында узган бу чарада укучылар экологик белемнәрен сынадылар, табигый байлыкларыбызның әһәмияте турында яңа мәгълүматлар алдылар.
-
Мәктәптә химия-биология атналыгы
19.03.2018
19 марттан 24 мартка кадәр мәктәп күләмендә химия -биология атналыгы буларак игълан ителде. Аны фән укытучысы Гарифуллина Фәридә Шәрәповна оештыра. Атналык дәвамында ачык дәресләр, кызыклы тәрбияви чаралар планлаштырыла. Суларны саклау,экологик проблемаларга багышланган плакатларга,күчмә кошлар рәсемнәренә, кош ояларына конкурслар игълан ителде.
-
Мәктәбебездә үткәрелгән физика-математика атналыгы мавыктыргыч һәм файдалы чараларга бай булды. 17.03.2018

7 нче сыйныф укучылары арасында “Йолдызлы сәгать” уенында җиңүне Каримуллина Диләрә яулады һәм трибунадан иптәшләренә үзенең теләкләрен җиткерде. 8 нче сыйныфта - “Бәхетле очрак”, 9 нчы сыйныфта - “Физика алтыны” уеннары бик эчтәлекле һәм кызыклы узды. 14 март - Пи саны көне уңаеннан 5 -10 сыйныф командалары арасында үткәрелгән “Математик аукцион” уены белән укучылар күңелендә истә калды. Атнаның 5 нче көнендә барлык мәктәп укучылары катнашында үткәрелгән “Могҗизалы физика” уенында җиңүне Гараев Булат яулады. Атана дәвамында укучылар төрле чараларда катнашып белемнәрен ныгыттылар.
-
"Язгы игелеклелек атнасы". "Янәшәдә ветеран яши" 17.03.2018

"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында мәктәптә очрашу уздырылды. Очрашуда озак еллар мәктәбебезнең китапханәчесе булып эшләп, бүген лаеклы ялда булган өлкән укытучыбыз Рахматуллина Гандәлифә Әхәтовна катнашты.
17 марта в начальных классах прошла встреча с ветераном педагогического труда Рахматуллиной Г.А. Мероприятие проводилось с целью,чтобы ученики помнили,уважали старших.Связь поколений никогда не прервется!!!
-
Фотомарафон "Айда на выборы!" 17.03.2018

В преддверии выборов Президента России в Татарстане запустили фотомарафон "Айда на выборы!".
Для того, чтобы стать участником, необходимо сфотографироваться на фоне тематических арт-объектов и специальных баннеров "Айда на выборы!" , которые будут располагаться рядом с избирательными участками. После этого необходимо выложить свое фото в соцсети с хэштегами фотомарафона.
Ребята, присоединяйтесь!
-
Балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды 16.03.2018
Гаиләле кеше – бәхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсәргә тиеш.
Шушы уңайдан безнең Байлангар балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән “Бер ягымда әтием, бер ягымда әнием” исеме астында Гаилә бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмдә балалар үзләренең әти-әниләрен бәйрәм белән котладылар, матур шигырьләрен, җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Алар үзләренең тырышлыклары, осталыклары белән һәр тамашачыны таң калдырды. -
Физика-математика атналыгы. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе. 15.03.2018

Физика-математика атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары арасында "Зирәкләр һәм тапкырлар"бәйгесе узды. Биредә укучылар математикадан белем-осталыкларын сынадылар.
-
Весенняя неделя добра. 14 марта- Международный день рек. 14.03.2018

14 марта- Международный день рек. В связи с этим в 8,11 классах был проведен экологический урок "Река- источник жизни". На уроке учащиеся познакомились с историей праздника, расширили и углубили знания о реках родного края и обсудили проблемы загрязнения воды в реках.















