муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Гарипов Алмаз Минниахметович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 164 учащихся, 42 воспитанника |
| У нас учат: | 30 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
8 класс шефлык 01.02.2018

8 класс волонтёрларыбыз жирлегебезнең ялгыз әби-бабайларын ярдәмнәреннән ташламыйлар. Хаммадиева Сания апа укучыларыбызга олы рәхмәтен белдерде.
-
“Яшьүсмерләр арасында жинаять кылуны кисәтү” 01.02.2018

Полиция хезмәткәре Шакиров Р.Р. педсоветта “Яшүсмерләр арасында жинаять кылуны кисәтү”, “Яшүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәсен бозуны кисәтү”, “Яшүсмерләрләргә карата жинаять кылуларны булдырмый калу” темаларына чыгыш ясады.
-
27.01.2018

1 а сыйныф укучылары , Олыяз мәктәбендә 41 ел гомерен башлангыч сыйныф балаларына белем һәм тәрбия эшенә багышлаган, ветеран укытучы Назмиева Наҗия Ногман кызы янында кунакта булып кайттылар. Наҗия апа балаларга белем алуның кирәклеген аңлатты, укуларында уңышлар теләде. Укучылар ветеран укытучыга матур шигырьләрен укыдылар.Күп кенә сорауларына җавап алдылар.
-
27.01.2018

22 январь көнне районыбызның эш белән тәэмин итү үзәге специалистлары ООО “Мастер Профи” психологлары белән берлектә профориентация юнәлешендә чаралар уздырдылар. Профессия төрләрен ачыклау максатыннан анкетированиялар тәкъдим иттеләр һәм профессиялар турында видеоролик карадылар.
-
2018 ел- Л.Н. Толстой елы 27.01.2018

26 январь көнне 2018 елның бөек рус язучысы Л.Н.Толстой иҗатына багышланганлыгын игълан итеп, рус әдәбияте укытучысы Мухаметшина Ф.Ш. җитәкчелегендә 8 класс укучысы Гаязова Илгизә эшләгән сценарий проекты сәхнәдә куелды. 8 һәм 5 класс укучылары Л.Н.Толстойның биографиясе, иҗат эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аның әсәрләренең дөньякүләм әдәбият өлкәсендә танылганлыгын, хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаганлыгын җиткерделәр.
-
Районыбыз прокуроры Шакиров Р. Н. белән очрашу 27.01.2018

Районыбыз прокуроры Шакиров Ришат Наилович мәктәбебезнең эшчәнлеге белән танышырга килде. Укытучылар коллективы белән очрашуда мәгарифъөлкәсенә һәм шәхси тормышка кагылышлы борчыган сораулары белән кызыксынды, юридик күзлектән чыгып тулы җаваплар бирде. Олы класс укучылары белән әңгәмә вакытында яшьүсмерләр арасында усаллык һәм көч куллану очракларының үсү сәбәпләрен аңлатты, тормыш киңәшләрен интернет челтәрендә түгел, ә ата-аналардан сорарга, борчулары белән уртаклашырга чакырды.
-
“Интернет дусмы әллә дошманмы?” 27.01.2018

Республика күләмендә “Интернет дусмы әллә дошманмы?” темасына оештырылган интернет-онлайн ата-аналар җыелышында катнаштык.
-
27.01.2018

Авылыбыз җирлегендә яшәүчеләрне ГТО нормативларын тапшыруга физик әзерләү йөзеннән һәм яшьләребезне саләмәт яшәү рәвеше алып баруга кызыксыну уяту максатыннан Балыклы, Олыяз, Купка һәм Балтач районы Алан авылы яшьләре арасында хоккей ярышы оештырдык.
-
ГТО + саләмәтлек+ дуслык 27.01.2018

Класслар арасында оештырылган “ ГТО + саләмәтлек+ дуслык” эстафетасында алган чыныгу, укучыларга ГТО нормативларын яхшы үтәргә ярдәм итәчәк.
-
Ветеран укытучыларга ярдәм 26.01.2018

Безнең мәктәптә волонтёрлык хәрәкәте тулы көчендә эшли. Алар көче белән агачлар утыртыла, чишмәләр чистартыла. Бүгенгесе көндә башлангыч класс укучылары ветеран укытучыларга тәрбия дәресләренә, ә 5-11 класс укучылары ялгыз яшәүче, олы яшьтәге авылдашларыбызга хуҗалык эшләрендә, кар көрәргә ярдәм итәргә баралар.















