муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Гарипов Алмаз Минниахметович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 164 учащихся, 42 воспитанника |
| У нас учат: | 30 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Укытучылар һәм олылар көне 11.10.2017

Укытучылар һәм олылар көне мәктәбебездә зур тантана белән үткәрелде. 6 класс укучылары "Хезмәт даны" газетасында укытучыларны котлап шигырь бастырдылар, 7 класс укучылары үз куллары белән ясаган котлау открыткалары таратттылар. 11 класс укучылары фән укытучылары ярдәмендә дәресләр бирделәр. Профсоюз председателе З.Шарифулловна җитәкчелегендә бәйрәм өстәле әзерләнде һәм укучылар көче белән концерт куелды.
-
Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел 06.10.2017

25 сентябрь һәм 2 октябрь аралыгында Республика күләмендә уздырылган «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел» акциясендә зур тырышлык белән катнаштык. Бу акцияне иглан итеп гомуми мәктәп линейкасы үткәрдек, милли кухня конкурсы уздырылды, класс җитәкчеләре укучылар белән туган як табигатенә экскурсияга чыктылар, мәктәп медсестрасы укучыларга беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәтте, укучылар һәм авыл яшьләре катнашында футбол ярышы үткәрелде, 5-11 класс егетләре көче белән җирлектәге чишмәләр чистартылды, һәр класс үзләренә билгеләнгән олы яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә шефлык ярдәме күрсәттеләр.
-
04.10.2017

Хезмәт тәрбиясе бирү һәм кышка әзерлек максатыннан, укучылар Һүм укытучылар көче белән тәҗрибә участогында уңышны җыеп алу тулы көчендә бара.
-
03.10.2017

29 сентябрь көнне семьяда һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча специалист Габдуллина Айгуль Ильдаровна Һәм о/у ГКОН Яруллин И.З. «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү», «Наркомания, спиртлы эчемлекләр, тәмәкенең зыяны һәм куркынычы», «Экстремизм-терроризмны кисәтү», 14.10.2010 елда кабул ителгән ЗРТ №71 таләпләре белән таныштырдылар һәм укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.
-
02.10.2017

23 сентябрь көнне Экология елына, Укытучылар Һәм олылар көненә багышланган традицион район мәктәпләре күргәзмә-базарында, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән уңышлы катнаштык.
-
29.09.2017

Кукмара шәһәре көне уңаеннан оештырылган чәчәк һәм гөлләр күргәзмәсенә, безнең мәктәп коллективы ясаган күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты.
-
Австралиядән кунак 25.09.2017

22 сентябрь көнне милли культурабызны үстерү максатыннан Австралиядан килгән рәссам, укытучы, 5 төрле чит телдә иркен сөйләшә белүче милләттәшебез Суфия апа белән очрашу оештырдык. Ул балаларга, озак еллар чит җирләрдә яшәвенә карамастан, туган телебезне яхшы белүен, татар милләтеннән булуына горурлануын, милли йолаларны саклавын сөйләде.
-
“Юл йөрү куркынычсызлыгы" 14.09.2017

Җирлегебезнең полиция хезмәткәре майор Шакиров Р.Р. 1 сентябрь көнне һәр класс укучылары белән очрашып “Юл йөрү куркынычсызлыгы”, РТ ның 14.10.2010 елда кабул ителгән № 71 законы таләпләре , Экстремизм-терроризмның куркынычы”, “Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкенең зыяны” темаларына сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Хокук бозуларны кисәтү 14.09.2017

3 сентябрьда семьяда һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча специалист Габдуллина Айгуль Ильдаровна«Экстремизм-терроризмның зыяны» темасына укучылар алдында чыгыш ясады.
-
Техник күргәзмә 13.09.2017

Кружок укытучысы Гимадиев Амир җитәкчелегендә 7 класс укучысы Закиров Инсаф районыбыз мәктәпләре арасында уздырылган техник күргәзмәдә уңышлы чыгыш ясап, районыбыз җитәкчесе Сергей Дмитриевич һәм прокуроры Ришат Наиловичта зур кызыксыну уятты.















