МБОУ «Дюсьметьевская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы МБГБУ "Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422150, Республика Татарстан, Мамадышский район, c. Дюсьметьево, ул. Молодежная, д.13 |
| Телефон: | +7(855)-632-55-41 |
| E-Mail: | SDusmet.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Дюсьметьевская СОШ" |
| Руководитель: | Зиннуров Ильдар Рифатович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 34, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 15 |
МБОУ «Дюсьметьевская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы МБГБУ "Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50
-
Парламент дәресе 24.10.2012

24 нче октябрь көнне 7-11 нче класслар өчен "Гражданинның Конституцион хокуклары һәм бурычлары" темасына Парламент дәресе үтте. Дәрес ТР Дәүләт Советы председателе Ф.Х. Мөхәмәтшинның видео-сәламләве белән башланды. "Вакыт белән сыналган. Татарстан Республикасы Конституциясенә-20 ел" дигән видеоязма карадык.
-
Паралимпия дәресе 23.10.2012

23 нче октябрь көнне барлык классларда да паралимпия дәресләре үтте. Бу көнне 2014 елда Сочида үткәреләчәк XI Паралимпия кышкы уеннары башлануга 500 көн калган иде. Без төрле елларда паралимпия уеннарында җиңү яулаган спортчылар белән таныштык.
-
Агач утырту өмәсе 12.10.2012

11 октябрь көнне безнең мәктәптә агач утырту өмәсе булды. Дәресләрдән соң барлык укучылар мәктәп янәшәсенә 495 төп агач утырттылар. Шомырт, балан, миләш, юкә агачлары киләчәктә матурлык, ямь биреп утырырлар.
-
5 нче октябрь - Укытучылар көне 06.10.2012

5 нче октябрь - Халыкара укытучылар көне. Безнең мәктәптә дә бу көн зур бәйрәм итеп билгеләп үтелде. Укучылар укытучылар ролендә, ә укытучыларыбыз укучылар булдылар. Мәктәптә үзидарә көне булды.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелебездән бүгенге һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
-
1 октябрь - өлкәннәр көне 01.10.2012

1 нче октябрьдә илебез буенча Өлкәннәр көне уздырыла. . Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
-
Кросс нации 2012 24.09.2012

23 сентябрь көнне мәктәптә "Милләтләр кроссы -2012" булды. Чарада укучылар гына түгел, балалар бакчасына йөрүчеләр дә, авыл халкы да актив катнашты
-
Көзге эшләр 20.09.2012

Мәктәбебездә кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге уңышы җыю төгәлләнеп килә. Ашханәдә үзебезгә уку елы дәвамында тукланыр өчен мул итеп яшелчә җыеп алынды.
-
Белем көне белән! 01.09.2012

-
ЭФУЛ
22.07.2012
Номера горячей линии:
Отдела образования: 3-34-37- Артур Михайлович Ефимов
8-917-253-20-31 - Сафина Гузалия Мухаметзяновна
МОиН РТ: 8(8432)-92-00-05- МОиН РТ Сабирова Гузель Илгизаровна
-
Җиңү бәйрәме!!!! 10.05.2012





