Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
| Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
| E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
| У нас учатся: | 3 |
| У нас учат: | 2 |
-
28.03.2024

Районның 3 нче “Балачак” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында математика буенча район олимпиадасы булып узды.Авыл балалар бакчалары арасында үткәрелгән олимпиада да безнең балалар бакчасыннан Мазитова Валерия (Тәрбиячесе- Хасанова Г.М.) катнашты.Валерия-1 урынга лаек булды. Котлыйбыз,киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Хуш киләсең,Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2024

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр. Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр.
-
Май чабу бәйрәме. 16.03.2024

Май чабу бәйрәме-бик борынгы заманнан сакланып килгән,көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә.
Борынгы бабаларыбыз аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр.Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар,кунакка йөрешәләр,коймак ашыйлар.Коймак атнасы –язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга.Коймаксыз Май чабу булмый.
Без Җәмәк “Салават күпере” балалар бакчасында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттек.Балалар белән төрле күңелле уеннар уйнадык,соңыннан коймак белән сыйландык.





