МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәптә өмә. 19.12.2014

Әмәкәй авылының "Кояшкай" балалар бакчасы мәктәп бинасына күчү сәбәпле ремонт эшләре бара. Эчке эшләр белән бер үк вакытта мәктәпнең түбәсе дә алыштырыла. Мәктәп территориясендәге агач-такта материалларын җыештыру өмәсендә укучыларның әтиләре зур ярдәм күрсәтте.
-
Ветеранда кунакта. 18.12.2014

10 класс укучылары ( класс җитәкчеләре Гайсина Р.З.) тыл һәм хезмәт ветераны Дөрия әбигә бардылар һәм "Ветеранга бүләк" акциясе кысаларында ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Брейн-ринг. 12.12.2014

10-11 класс укучылары арасында брейн-ринг узды.
-
"Ветеранга бүләк" акциясе. 11.12.2014

Укучылар район күләмендә уздырылган "Ветеранга бүләк" акциясендә катнаштылар. 9, 2, 4 класс укучыларының ( класс җитәкчеләре- Шакирянова З.Ә,Мухамадиева А.Ф.) эшләре иң яхшылары дип бәяләнде һәм районга җибәрелде.
-
Ватан геройлары көне. 09.12.2014

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтов Р.Ә "Ватан геройлары" темасына 5-11 класслар өчен тәрбия сәгате уздырды.
-
Очрашу. 08.12.2014

8-9 декабрь-Мөслимдә татар әдәбияты көннәре дип игълан ителде. Шул уңайдан районга республиканың мәртәбәле язучылары килде. Безнең мәктәптә дә язучылар белән очрашу булды. Очрашуга Халыкара Андерсен бүләге иясе, Тукай, Җәлил, Алиш премияләре лауреаты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Роберт Миңнуллин, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Роза Хәбибуллина, Әлмәт Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты, язучы Рифгать Ширияздан улы Шагиевлар килде. Кичә укучыларның чыгышы белән үрелеп барды. Язучылар балаларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланды.
08.12.2014
Тарих һәм җәгыять белеме атналыгы кысаларында Бәдретдинова Г.М. 7-9 класс укучылары белән "Что? Где? Когда" тапшыруы уздырды.
-
Математик тамаша. 05.12.2014

1-4 класслар өчен "Математик тамаша" булды. Укучылар математик шигырьләр сөйләделәр һәм шунда ук җавапларын таптылар.
-
Математика атналыгы дәвам итә. 03.12.2014

"Математик викторина" (5-11 класс) укучылар өчен бик мавыктыргыч булды.
-
"Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе . 02.12.2014

Бүген 8, 9 класс укучылары зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашты.









