МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Ачык ишекләр" көне. 30.10.2014
Кичә 9, 11 класс укучылары Мөслимгә "Бөгелмә аграр колледжы"ның 2 санлы филиалына "Ачык ишекләр" көненә бардылар. Укучылар колледж укытучылары белән аралаштылар, төрле һөнәрләр турында сөйләштеләр, уку цехларында, полигонда булдылар. -
1, 11 классларда ата-аналар җыелышы. 29.10.2014

Бүген 1 , 11 классларда ата-аналар җыелышлары үтте.1 класс укучыларының ата-аналары "Әлифба" дәресе карадылар, класс җитәкчесе Мәүләветдинова И.Р. ның "Белем алуда ничек ярдәм итәргә ?" дигән темага чыгышын тыңладылар, ә 11 класс ата-аналары класс җитәкчесе Суфиянова Р.М. белән "Интернетта балалар куркынычсызлыгы" һәм ЕГЭ га әзерлек темасына сөйләштеләр.
-
Ата-аналар җыелышлары. 25.10.2014

8, 10 класс укучыларының ата-аналары татар әдәбияты һәм Сингапур методикасы нигезендә уздырылган биология дәресе карадылар. 8 класс ата-аналары класс җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. белән" Баланың шәхес буларак үсеше чорында аралашуның әһәмияте" темасына , ә 10 класс җитәкчесе Гайсина Р.З. ата-аналар һәм укучылар белән берлектә "Начар гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы" дигән темасына әңгәмә үткәрделәр . Җыелыш һәм дәресләрдә күрсәтелгән презентацияләр ата-аналарга һәм укучыларга бик файдалы булды.
-
"Надо жить честно!" 24.10.2014

Ученица 10 класса Насретдинова А. награждена дипломом ЦВР в номинации "Рисунок", занявшая 2 место в районном этапе республиканского конкурса " Надо жить честно!"
-
Җыелышлар дәвам итә. 23.10.2014

Бүген 3,5,7 классларда ата-аналар җыелышлары узды. "Буш вакыт- алтын вакыт. Вакытны ничек бүләргә?" Менә шушы темага класс җитәкчесе Шаймарданова Р.Г. белән 3 классның әти-әниләре сөйләште. 5 класста "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасына класс җитәкчесе Мубаракова Д.Ф. чыгыш ясады. 7 класс укучыларының ата-аналары "Имтиханнарга әзерлекне кайчан башларга?" дигән сорауга җавап эзләделәр, татар теле дәресен карадылар, анкета сорауларына җавап бирделәр. Класс җитәкчесе Мурзина С.Н. аларны класс эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Ата-аналар җыелышлары үтә. 22.10.2014
Ата-аналар җыелышын оештыру һәм аны үткәрүгә укытучы зур әһәмият бирергә тиеш. Чөнки укытучы һәм укучыларның бер-берен аңлавы һәм балаларда мәктәптә укырга теләк уяту шуңа бәйле.Ата-аналар җыелышының түбәндәге төрләре була:—тәрбияви темаларга әңгәмә үткәрү;—сыйныф ата-аналар комитеты әзерләгән җыелышлар (әти-әниләр гаиләдә бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаша);—җыелыш-консультацияләр;— әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирү.
Катнаш төр ата-аналар җыелышлары бигрәк тә нәтиҗәле үтә. Аларда әти-әниләргә педагогик белем бирелә, укыту-тәрбия эшенә йомгак ясала, алдагы эш һәм бурычлар билгеләнә.Бүген 9 класста " Хәзерге заман икътисады нигезләре ярдәмендә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү " темасына ата-аналар җыелышы узды. Класс җитәкчесе Шакирянова З.Ә.9 класстан соң һөнәр сайлау, ГИА һәм ЕГЭ бирү турында чыгыш ясады. -
Көзге эшләр алышынып кына тора. 18.10.2014
Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була. Без дә бакчадагы көзге эшләрне төгәлләдек: карлыган һәм кура җиләге куакларын кар сындырмаслык итеп бәйләп куйдык.
-
М.Ю.Лермонтовның тууына 200 ел. 16.10.2014

Бөек рус шагыйре М.Ю.Лермонтовның (1814-1841) тууына 200 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Кичәдә 10 класс укучылары Мурзина И., Насретдинова А., Сафиуллина Г., 9 класс укучысы Вәлиева А., 6 класс укучысы Суфиев Р. нең чыгышлары тыңланды.
-
Хәтерләрне уяу саклыйк! 15.10.2014

Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән,
Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.
Мәңге уяу күзле галәм үзе әйтер:
Вакыт яшәр, яшәгәндә Җирдә Хәтер!
15 октябрь көнне мәктәп күләмендә Хәтер көне үткәрелде. Тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. Хәтер көне турында чыгыш ясады. Бәдретдинова Г.М. укучылар белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Презентация елән баетылган кичә укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 14.10.2014

Бүген мәктәптә 7-11 класс укучыларының "Сөмбелә" бәйрәме узды. "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.









