МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Шәфкатьлелек операциясе"ндә катнаштылар. 25.03.2014

Тәрби эшләре буенча директор урынбасары Гайсина Р.З., педагог -организатор Гайсина Р.К., класс җитәкчеләре Бәдретдиннова Г.М., Мурзина С.Н. 5,6 нчы сыйныф укучылары белән Мөслимдәге өлкәннәр йортына шефлык концерты белән бардылар. Өлкәннәргә бүләкләр тапшырдылар.
-
Дистанцион олимпиадада җиңделәр 24.03.2014

3 нче сыйныф укучылары Шакирянов Р. һәм Әхмәтгалиев Р. Россия күләмендә " Инфоурок" үткәргән рус теле олимпиадасында 1 һәм 2 нче урыннарны яуладылар. Укытучы: Мухамадиева А.Ф.
-
Лауреат булдылар! 21.03.2014

" Туган як тарихын өйрәнү түгәрәгенең " Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" сайты икенче регионара "Барсын белергә телим" иҗади проектлар конкурсының "Туган як тарихын өйрәнү" юнәлешендәге проектлар" номинациясендә лауреат булды.
-
Мәктәп командасы 3 нче урында 18.03.2014

Уктан ату буенча районда үткән ярышта безнең команда 3 нче урынны яулады. Команда составы: Мөхәммәдиев Илнур, Фаррахов Радик, Фаррахова Гөлфинә, Сөләйманова Ләйсән. Укытучылары Мәбәрәков И.М.
-
Җиңүче-Айдар! 14.03.2014

"IV Г.Тукай исемендәге Бөтенрәсәй сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр" конкурсының район турында Хәкимов Д.(2 класс), Җәлилова А.( 8 класс), Шамс А.(!! класс) катнаштылар. Шамс А. өлкәннәр төркемендә беренче урынны яулады. Булдырдыгыз, егетләр һәм кызлар!
-
Әниләр бәйрәмен үткәрделәр.
14.03.2014
5,6 сыйныф укучыларының әниләре дәрес тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Соңыннан әниләр өчен укучылар зур концерт куйдылар.
-
Эвакуация үткәрелде.
14.03.2014
Мәктәп күләмендә янгын куркынычы булганда эвакуацияләнү буенча күнегүләр үткәрелде.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2014

Кызлар, әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иминлек, бәхет,шатлыклар телибез.Илләр имин булсын! Дөньялар тыныч булсын! Барыгыз да рәхәт яшәгез!
-
Әниләр бәйрәме үткәрелде
05.03.2014
Мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. "Балаң ялганлашамы?" дигән темага Мухамадиева А.Ф. , ГИА турында Шакирянова З.Ә.чыгыш ясадылар.Көнүзәк мәсьәләләр буенча мәктәп директоры Минныразиев И.М. чыгыш ясаганнан соң, әниләр өчен "Ягез әле,кызлар!" конкурсы егетләр генә катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Азилә -призер!!! 01.03.2014

9 нчы сыйныф укучысы Насретдинова А. рус теленнән олимпиаданың республика турында призер булды. Укытучысы Фаррахова Р.Г. Азиләгә яңадан -яңа уңышлар телибез.Булдырдың!!!









