МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово ул.Колхозная д. 20 б |
| Телефон: | +7(855)-562-40-31 |
| E-Mail: | DKarlygach.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карлыгач" |
| Руководитель: | Фазлиева Гульнур Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 90 |
| У нас учат: | 8 |
МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Бөек җиңүгә - 70 ел! 08.05.2015

Сугыштан соң бик күп сулар акты,
70 тапкыр җиргә ямьле яз килде,
70 тапкыр язгы май кояшы
Назлы, җылы нурларын сипте!
Әйе, чыннын да нәкъ менә 70 ел элек 9 май көнендә шушы матур яз ае алып килә безгә Бөек Җиңү бәйрәмен! Менә шушы матур бәйрәмгә багышланган иртәгә без бүген узебезнең Мөслим җирлегендәге сугыш ветераннарын кунакка чакырдык. Балаларыбыз аларга үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр, ә ветераннарыбыз балаларга үзләренең якты теләкләрен теләделәр.
-
Музейга экскурсия 30.04.2015

Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм уртанчылар төркеме балалары, район үзәгендә урнашкан "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Музейның фәнни хезмәткәре Р. И. Тимкин балаларны анда булган экспонатлар белән таныштырды.
-
Балаларыбыз сәламәт булсын! 29.04.2015

29 апрель көнне бакчабызда, район шифаханәсенең балалар табиблары, чираттагы еллык тикшерүләрен үткәрделәр.
-
Г. Тукай - бөек татар шагыйре! 24.04.2015

Бакчабызда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иртә булып узды. Балаларыбыз бөек шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Балалар янына кунакка Тукай әкиятләреннән Су анасы белән Шүрәле дә килгән иде. Соңыннан балалар Г. Тукай әсәрләреннән ясалган мультфильмнар карадылар.
-
Г. Тукай - яраткан шагыйребез! 23.04.2015

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан балалар бакчасында рәсем конкурсы оештырылды. Мәктәпкә хәзерлек һәм уртанчы төркем балалары, әти - әниләре ярдәме белән, бөек шагыйрьнең әсәрләренә рәсемнәр ясап алып килделәр. Конкурсның җиңүчеләре диплом белән бүләкләнде.
-
12 апрель - Космонавтика көне 16.04.2015

Бүген безнең балалар бакчасында, Космонавтика көненә багышланган иртә булып узды. Музыка җитәкчесе балаларга Юрий Гагарин турында, космос һәм безнең җир шары турында бик кызыклы иртә үткәрде.
-
Бию белән алдырдык!
07.04.2015
"Йолдызчык"ларыбыз,"Ромашка" биюе белән, икенче дәрәҗә диплом ияләре булдылар. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Без чисталык өчен! 04.04.2015

4 нче апрель көнне "Карлыгач"лылар чисталык ике айлыгын башлап җибәрде.
-
Уңышлы чыгыш ясадык. 31.03.2015

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, "Яшь бөреләр" конкурсында, бию наминациясендә уңышлы чыгыш ясады, финалга узды. Кызлар вокал- ансамбле "Тынычлык җыры" белән, Мирсалихова Ләйсән "Рәсем ясыйм" җыры белән дипломга лаек булдылар.
-
8 нче март! 05.03.2015

5 нче март көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әниләрен зур бәйрәм кичәсенә җыйды. Алар 8 нче март - Халык ара хатын- кызлар көнен бәрәм итте. Чыгышларын балалар "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән бию белән башлап җибәрде. Бәйрәм барышында бик күп җылы сүзләр, котлаулар әйтелде, җыр- биюләр башкарылды, "Минем әнием" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды. Бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды.












