МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Саф һавада күңелле
10.02.2022
Балалар көн саен саф һавада төрледән-төрле уеннар уйныйлар.Чана шуалар,таудан шуып төшәләр.Саф һавада күбрәк булырга кирәк.
-
Өстәл уеннары 09.02.2022

Бүген балалар "Сәяхәт" дигән өстәл уены кагыйдәләре белән таныштылар.Уенда 3,4 бала катнаша ала.Бу уен нәтиҗәсендә балалар саннар танырга,санау күнегүләрен ныгытырга өйрәнәләр.Эзлеклелек,бер-берсенә хөрмәт тәрбияләнә.
-
Ватанны саклаучылар 08.02.2022

Балалар белән Ватанны саклаучылар турында сөйләштек.Әтиләр,бабайлар Ватанны саклаганнар.Әтиләренең рәсемнәрен матур итеп буяп куйдылар.Балалар төсләрне аерырга,пөхтәлеккә өйрәнделәр.
-
Йорт кошлары 07.02.2022

Балалар белән әвәләү дәресендә йорт кошлары турында сөйләштек.Тавык,әтәч,үрдәк,каз -болар йорт кошлары.Аларны рәсемнәренннән карап аерырга өйрәндек.Кошларны ашатырга,тәрбияләргә кирәк.Аннан пластилиннан әтәт әвәләп ясадылар.
-
Хайваннарның яшәү рәвеше 04.02.2022

Тәрбияче балаларга хайваннарның гәүдә торышын аңлатты.Кышын керпеләр,аюлар йоклый.Шуның берсе керпе турында әңгәмә үтте.Керпе энәле,кечкенә хайван.Кышын йоклый,җәй көне алар төнлә күпләп йөриләр.Аннан балалар керпе рәсеме ясадылар.
-
Гөлләр тәрбиялибез 03.02.2022

Балаларны табигатьне яратырга өйрәтү максаты белән, бакчада төрледән-төрле чаралар үткәрелә.Бүген гөлләрне тәрбияләү,үстерү,су сибү,тузаннарын сөртү турында сөйләштек,һәм практик эш үткәрдек.Кечкенәдән балалар сакчыл,пөхтә булып үссеннәр.
-
Һөнәрләр күп төрле 01.02.2022

Тәрбияче балаларга һөнәрләр турында әңгәмә үткәрде.Балалар үзләренең әти-әниләренең кем булып эшләвен әйттеләр.Укытучы,шофер,китапханәче,тәрбияче булып эшләгәннәрен сөйләделәр.Һәр һөнәрнең кирәкле булуын сөйләделәр.Соңыннан балалар уен уйнадылар,"Табиб янына" тикшеренергә килделәр.
-
Интернетсыз көн 31.01.2022

Бүген халыкара интернетсыз көн билгеләп үтелә.Бүгенге көндә интернетсыз яшәп буламы?Балаларга Яңа Сәет китапханәчесе шул темага кызыклы гына тәрбия чарасы үткәрде.Китаплардан,газета,журналлардан төрле мәгълүматлар алып була дип аңлатты ул балаларга.
-
Халыкара бию көне
28.01.2022
Балалар белән төрле милләт халыкларының биюләре турында сөйләштек.Рәсемнәр карап татар,мари,рус халык биюләрен танып әйттеләр.Балалар белән тәрбияче музыка куйды,музыкага төрле милләт биюләрен биеп карадылар.
-
Табиб һөнәре 27.01.2022

Балалар белән табиб һөнәре турында әңгәмә үткәрдек.Авырулар бик көчле чор,табибларның эше күп.Кешеләрне терелтү өстендә бик күп эш эшлиләр.Авырмас өчен гимнастик күнегүләр,сулыш күнегүләре ясарга кирәк.Һәр кеше үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш.






