МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Китапханәгә экскурсия 28.02.2022

Безнең Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасы балалары һәрдаим Яңа Сәет авылы китапханәсенә экскурсияга керәләр.Китапханәче алар белән "Мин әкият яратам" темасына кичә үткәрде.Балаларга "Сертотмас" үрдәк әкиятен укыды.Әкият геройларының рәсемнәрен күрсәтте.Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.
-
Әкиятләр сөйләргә яратабыз 25.02.2022

Безнең балалар бакчасында даими рәвештә балаларның сөйләм телен үстерү өстендә эш алып барыла.Бүген рус халык әкияте"Теремок" әкиятен рус телендә рольләргә бүлеп сөйләделәр.
-
Кошларны каршылыйбыз 24.02.2022

Бүген Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында "Кошларны каршылыйбыз" дигән темага кичә уздырдык.Балалар бездә кышлаучы кошларның барысын да беләләр.Рәсемнәреннән карап һәр кошның исемен әйттеләр.Кошларнны сакларга,җимлекләргә ашарга салып торырга кирәк дигән фикергә килдек.
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2022

Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында балалар белән 23 февраль-Ватанны саклаучылар турында сөйләштек.Балаларга тәрбияче малайларның зур булып үскәч солдатта хезмәт итүләре турында аңлатты.Бакчабызда бер генә малаебыз бар.Аны да бәйрәм белән котладык.Әтиләрне котлап открытка ясадык.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2022

Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында халыкара туган телләр көне уңаеннан балалар белән татар теле турында сөйләштек.Тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызы балаларга үз туган телләрендә шигырләр укыды."Кечкенә аю баласы" дигән хикәя укыды.Аю баласы үз телендә сөйләшми,рус телендә аралаша.Шуңа кайбер сүзләрне дөрес әйтми.Башта үз телеңне яхшы белергә кирәк,аннан башка телләрне белү дә яхшы дигән фикер әйтелде.
-
Татар халкының җәүһәрләре 18.02.2022

Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында татар телендә дөрес сөйләшүгә игътибар зур.Балаларның телләре дөрес формалашу өстендә һәрдаим эш алып барыла.Төрле тизәйткечләр,кыска шигырьләр ятлатыла.Балалар татар халык җәүһәрләре белән таныштылар.Түбәтәй,читек,калфак рәсемнәрен карадылар.Аларның кайда кулланылуы белән таныштылар.Пластилиннан түбәтәй әвәләп ясадылар,бизәделәр.
-
Хезмәткәрләр белән укулар. 17.02.2022

Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчсында һәрдаим хезмәткәрләр белән укулар оештырылып тора.Бүген "Без террорга каршы" темасы буенча уку оештырылды.
-
Муса Җәлилнең туган көне
15.02.2022
Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек.Балаларга тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызы Җәлилнең тормыш юлын сөйләде.Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан.Бик күп балалар өчен дә шигырьләр иҗат иткән:"Кечкенә дуслар","Әтәч","Сәгать" һ.б.Балалар аудио язмадан Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңладылар.
-
Фикерләү сәләтен үстерәбез
14.02.2022
Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында логик фикерләү сәләтен үстерү өстендә эш даими алып барыла.Балалар табышмакларга җаваплар табалар,ребуслар чишәләр,шашка уйнарга өйрәнәләр.
-
Музыка уен кораллары 11.02.2022

Тәрбияче балаларны музыка уен кораллары белән таныштырды.Балалар " Әпипә" көен музыка уен коралларында уйнап карадылар.Балалар көйне тыңларга,ишетергә өйрәнәләр.Эстетик зәвыкъ тәрбияләнә.






