МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
22.11.2022
Балаларны кечкенәдән төрле һөнәр ияләре белән таныштырабыз.Авылыбызда фельдшер булып эшләүче Наташа апаларының хезмәте белән танышырга кердек.Ул балаларга үзенең хезмәте турында сөйләде.Кешеләр сәламәт булсын өчен тырышып эшләвен әйтте.
-
21.11.2022

Тәрбияче балаларны төз ыргытырга өйрәтте.Шундый уеннар безнең бакчада бик күп. Гәүдәне дөрес тотарга,дөрес итеп ыргытырга өйрәнделәр.
-
17.11.2022

Бүген тәрбияче балалар белән музыка уен кораллары турында әңгәмә үткәрде."Без шатланганда җырлыйбыз,биибез.Музыка килеп чыксын өчен төрле коралларда уйныйлар"-дип сөйләде.тәрбияче.Балалар бик күп музыка коралларын әйттеләр.Безнең бакчада музыка почмагы бар.Андагы уенчыкларның исемнәрен әйттеләр,уйнап карадылар.Эстетик зәвыкълылык тәрбияләнә,хәтерләре ныгытыла.
-
16.11.2022

Балалар кечкенәдән үк кунак каршы алу турында белеп үсәргә тиеш.Безнең татар халкы бик хөрмәтчел,кунак сыйларга ярата.Төрледән төрле тәмле ризыклар пешерергә оста.Балалар да чәй ясап эчертү,сыйлау күренешен уйнадылар.Әдәплелек,өстәл артында үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
-
15.11.2022

Безнең балалар бакчасында гөлләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.Тышта салкын булса да,безнең бүлмәдә матур булып гөлләр үсеп утыра.Гөлләрнең тузаннарын сөрттек,сулар сиптек.Гөлләрне яратырга,тәрбияләргә өйрәнделәр.
-
14.11.2022

Балалар белән түгәрәкләрне,квадратларны сызыклар буенча кисәргә өйрәндек.Шул түгәрәкләр,квадратлардан төрле фигуралар ясап карадык.Балаларның кул чуклары ныгытылды.Фикерләү сәләте баетыла.
-
10.11.2022
Балалар белән "Минем яраткан" әкиятем темасына әңгәмә үткәрелде."Шалкан" әкиятенә туры килгән рәсемнәрне табып,шуның буенча сөйләделәр.Балаларның сөйләм теле үстерелә,Дөрес сөйләшергә өйрәнәләр.
-
09.11.2022
Бүген балалар белән тәрбияче сөйләм үстерү өстендә эш алып барды.А.Алишның "Куян кызы" әкияте белән таныштырды.Балалар әкият образларын дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр.Сәламәтлекне сакларга өйрәнделәр.
-
08.11.2022

Математика дәресендә балалар саннар составын өйрәнүне дәвам итәләр.9 санының составын өйрәнделәр.Төрле предметларны санап карадылар.Балаларның круг,квадрат,өчпочмак турында белемнәре ныгытылды.Әйләнә-тирәдә шул предметларны табарга өйрәнделәр.
-
07.11.2022
Тәрбияче балаларны "Яшелчәләр" белән таныштыруны дәвам итә.Танып белү уеннары оештырды.Балалар кәрзингә яшелчәләрнең исемнәрен әйтеп тутырып бардылар.






