МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Кошларга оя ясыйбыз 28.04.2022

Балалар кошлар турында бик күп беләләр.Алар кош исемнәрен санадылар.Кошларга яшәр өчен оялар ясарга кирәк дип сөйләделәр.Төсле кәгазьдән ябыштырып кошларга оя ясадылар.Аннан матур итеп хикәя төзеп сөйләделәр.
-
Язның беренче чәчәкләре 27.04.2022

Тәрбияче балаларга язның беренче чәчәкләре -умырзаялар турында сөйләде.Балалар белән болынга барып чәчәкләрне күреп кайттылар.Тәрбияче чәчәкләрне күп өзмәскә кирәклеген аңлатты.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.
-
Бүген Тукай туган көн 26.04.2022

Балалар белән Тукай турында сөйләштек.Аның шигырьләрен сөйләдек.Туган тел җырын җырладык.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә пластилиннан әкият геройларын әвәләп ясадылар.
-
Республикакүләм өмә
24.04.2022
Без дә коллектив белән Республикакүләм өмәдә катнаштык.территорияны җыештырдык.
-
Без табигать балалары 20.04.2022

Бүген тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызы балалар белән табигать матурлыгы турында рәсемнәр карадылар.Тәрбияче балалрга яз турында хикәя укыды.Балалар рәсемнәрне матур итеп буядылар.
-
Чәчәкләр утыртабыз. 19.04.2022

Балалар белән тәрбияче чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар.Балалар бакча эшләрен кечкенәдән белеп үсәләр.
-
Санарга яратабыз 18.04.2022

Балалар математик күнегүләрне һәрдаими ныгытып торалар.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 20 эчендә кушу,алу күнегүләрен бик яратып башкаралар.Тәрбияче күрсәтмә материаллардан бик оста файдалана.
-
Язгы матур көннәр
15.04.2022
Балалар белән яз айлары турында бик күп мәгълүмат тупладык.Тәрбияче табышмаклар әйтте,рәсемнәрдән җавапларны таптылар.Яз җитү белән көннәр матурлануы турында җыр өйрәнделәр.Балаларның эстетик зәвыкълары үстерелде.Үз-үзләрен дөрес тоту күнегүләре ныгытылды,әдәби телдә матур сөйләшүләре камилләштерелде.
-
10 эчендәге саннар 14.04.2022

Бүген безнең "Чулпан" балалар бакчасында балалар 10 эчендәге саннар составы турында белемнәрен ныгыттылар.Шакмаклы биттә ориентлашу күнегүләрен камилләштерү.Балаларның фикерләү сәләте ныгытылды.
-
Г.Тукай әсәрләре 13.04.2022

Тәрбияче балаларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштырды.Йомшак пластилиннан әкият геройлары ясадылар.Балаларның кул чуклары ныгытылды,сөйләм теле үстерелде.






