МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
17.10.2022

Зурлар төркемендә йөрүче Рәзилә саннарга туры килгән расскраска буяды Бу төсләрне тануы ныгыта,саннарны хәтердә калдыруга ирешелә.
-
14.10.2022

Балалалр легодан ниләр генә төземиләр.Бүген алар үзләре яши торган җирдә матур бер ял тү урыны ясадылар.Мондый уеннар вакытында бердәмлек,дуслык тәрбияләнә.Балалар төсләрне аерырга,төзү күнегүләренә өйрәнәләр.
-
13.10.2022

Тәрбияче балаларга җырлы-биюле уеннар өйрәтүне дәвам итә.Бүген балалар белән "Чума үрдәк,чума каз" уенын өйрәнделәр.Балалар сүзләрне дөрес әйтергә,хәрәкәтләрне хәтердә калдырырга өйрәнәләр.
-
11.10.2022
Бүген халыкара кызлар көне билгеләп үтелә.Без дә балалар бакчасына йөрүче кызларыбызны бу бәйрәм белән котладык.Тәрбияче кызлар үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр белән таныштырды.Әдәплелек,үз-үзләрен матур тоту тәрбияләнде.
-
10.10.2022

Кечкенәдән баланың фикерләү сәләтен үстерү өстендә күп эшләр башкарылырга тиеш.Бүген балалар белән пазлдан "Чуар тавык" әкиятен төзедек.Балалар әкиятнең эчтәлеген сөйләделәр.Тәрбияче сөйләмдә киткән хаталарны төзәтү өстендә эш алып бара.Хәрефләрне дөрес әйтергә өйрәтә.
-
06.10.2022

Бүген балалар белән трбияче табигать почмагын яңартып куйдылар.Рәсемнәр ябыштырдылар.Кошлар,хайаннар рәсемнәрен кисеп,буяп почмакка элеп куйдылар.
-
05.10.2022
Бүген 5 октябрь-Укытучылар көне.Безнең коллективта тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызының эш стажы- 35 ел.Бакча мөдире Гөлнур Әнәс кызының эш стажы- 29 ел. Алар куп еллар башлангыч сыйныф укытучылары булып эшләделәр. Бәйрәм белән балалар,хезмәткәрләр котлап җылы,матур теләкләрен җиткерделәр.
Килгән чакта башка авырлык
Җитми калса көч һәм сабырлык
Сиздермичә ярдәм иткәнсез
Сез иң сабыр кеше икәнсез!
-
04.10.2022

Тәрбияче бүген балалар белән математикадан 6 саны эчендә санау күнегүләрен аңлатты.Балаларга 6 санының килеп чыгуын аңлатты.6 санының күршеләре белән дә таныштылар.Геометрик фигуралар турында да мәгълүмат алдылар:түгәрәк,өчпочмак,овал төшенчәләрен кабатладылар.
-
03.10.2022

Бүген 3 нче октябрь-балалар сәламәтлеге көне.Тәрбияче балаларның сәламәт булуын тәэмин итү өчен һәрдаими шөгыльләнеп тора.Төрле күнегүләр,уеннар оештыра.Бүген балалар белән туплар ярдәмендә күнегүләр эшләделәр.
-
30.09.2022

Бүген балалар белән өлкәннәр турында әңгәмә үткәрдек.Балалар үзләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр.1 октябрь- Өлкәннәр көне билгеләп үтелүен белделәр.Әби-бабайларын котлап открытка ясадылар.Зурлар төркеме группасына йөрүче Рәзилә шигырь ятлады.






