МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
12 апрель-Космонавтика көне
12.04.2022
Бүген тәрбияче балалар белән Космонавтика көне турында әңгәмә үткәрде.1961 нче елның 12 апрелендә космоска беренче тапкыр Юрий Алеексеевич Гагарин очкан.Балалар космос турында бик күп яңалык белән таныштылар.Хәтерләрендә бу көнне калдырдылар.
-
Сак бул,боз!
07.04.2022
Тәрбияче балаларга "Сак бул,боз!" дигән темага әңгәмә үткәрде.Яз җитү белән кар сулары эри,ташу сулары күпләп ага.Балалар һәм зурлар өчен куркыныч була башлый.Сулыкларда бозлар эри.Яз көне боз калын дип сулыкларга керергә ярамый.Боз шартлап ярылырга мөмкин.Балаларга шушу кагыйдәләр бик яхшылап аңлатылды.
-
Яшь бөреләр конкурсы 06.04.2022

Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимов Данияр "Яшь бөреләр" конкурсында катнашты.Ул "Туган телем-татар теле" җырын башкарды.
-
Күңелле яшибез! 04.04.2022

"Чулпан" балалар бакчасында балалар бик күңелле яшиләр.Бүген тәрбияче тын юлларын киңәйтү өчен берничә күнегү өйрәтте.Балалар шарларны кабарттылар.Аннан очыртып уйнадылар.
-
Без коррупциягә каршы! 31.03.2022

Бүген "Чулпан" балалар бакчасында "Без коррупциягә каршы!" темасы астында балалар белән әңгәмә үткәрдек.Балалар яхшыдан начарны кечкенәдән аерып үсәргә тиеш.
-
Мин- милләтемнең горурлыгы 30.03.2022

Кичә безнең Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимов Данияр Мөслимдә үткәрелгән "Мин милләтемнең киләчәге,горурлыгы" конкурсында катнашты.Данияр матур итеп шигырь сөйләде,җырлады.Үзенең һөнәрен күрсәтте.
-
Туган көн бәйрәме 29.03.2022

"Чулпан" балалар бакчасында Таисия белән Назгөлнең туган көннәрен билгеләп үттек.Балаларны котлап җырладык,биедек.Төрле уеннар уйнадык,бүләкләр дә булды.Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Җырлы уеннар 25.03.2022

Бүген балалар белән татар халкының җырлы уеннары белән танышуны дәвам иттек.Балалар түгәрәккә басып "Зәңгәр яулык"уенын уйнадылар.Дуслык,татулык,бердәмлек хисләре тәрбияләнә,
-
Кояш көлә,яз килә
25.03.2022
Бүген балалар белән яз турында шигырьләр ятладык.Балаларның хәрефләрне дөрес әйтү күнегүләре ныгытылды.Сәнгатьле сөйләм күнегүләре өстендә эш алып барылды.
-
Орлыклар турында әңгәмә
23.03.2022
Бүген Яңа Сәет "Чулпан" балалар бакчасында балалар белән орлыкларны чәчәр алдыннан ничек әзерләү турында сөйләштек,практик эш башкардык.Балалар төрле орлыкларны карадылар.Орлыкларны карап танырга өйрәнделәр."Утыртыр алдыннан орлыкларны суда чылаталар,аннан соң шытарга куялар"- дип аңлатты тәрбияче.Соңыннан балалар Сальвия чәчәген чәчеп куйдылар.






