МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
29.09.2022

Балалар белән тәрбияче бүген көзге табигать турында әңгәмә үткәрде.Агачлар саргайды,бакчалардан яшелчәләр җыеп алынды.Балаларның күзәтүчәнлеге тәрбияләнә,табигатьне ярату хисе барлыкка килә.
-
27.09.2022

Тәрбияче зурлар төркеменә йөрүче Хафизова Рәзилә белән саннар белән танышуны дәвам иттеләр.Рәзилә саннарны таный.Предметларны санап,аларга туры килгән саннарны куеп чыкты.Баланың фикерләү сәләте бик яхшы.Дөрес итеп саный белә.
-
26.09.2022

"Көзге табигатнең матурлыгын күреп калырга кирәк"- дип бүген балалар белән агачларны күзәттергә чыктык.Чаган агачы бигрәк матур!Яфраклар сары,кызылсары,кызыл төсләргә манылган.Балалар яфракларның матурракларын җыярга тырыштылар.
-
22.09.2022

Һава торышы үзенең җылы,кояшлы көннәрен мулдан бирә.Бүген дә тышта җылы.Балалар белән урманга бардык.Көзге урманда бөҗәкләр дә кышкы йокыга әзерләнә торганнардыр.Кырмыска оясына тап булдык.Аларныңмәш килеп эшләгәннәрен күзәтеп тордык.
-
21.09.2022

Балалар белән мозайка белән төрле фигуралар ясарга өйрәндек.Мондый төрдәге шөгыльләр балаларның кул чукларын ныгыта,фикерләү сәләтен яхшырта.
-
20.09.2022

Безнең бакчада бик матур табигать почмагы бар.Тәрбияче балалар белән табигать почмагына кунакка керделәр.Зурлар төркеменә йөрүче Рәзилә белән атна көннәре турында сөйләштеләр.Атна көннәрен хәтерләрендә калдырыга тырыштылар.
-
19.09.2022

Балалар белән табигать кочагында булдык.Көн шундый матур!Кояш нурларын сибә.Мондый көндә бүлмәдә утырасы да килми.Балалар белән агачларны күзәттек.Инде көз табигатькә үз буяуларын сөртә башлаган.Чаган агачының яфраклары бигрәк матур булуына игътибар иттек.Яфракларны җыеп та алып кердек.
-
15.09.2022

Балалар белән туплар белән күнегүләр эшләргә өйрәндек.Зурлар төркемендәге Хафизова Рәзилә тупны сикертергә өйрәнде.Балаларның физик яктан нык булуына ирешелде.
-
14.09.2022
Бүген тәрбияче икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче Шакиржанова Айгөл белән сөйләм телен үстерү өстендә эш алып барды.Айгөл белән кечкенә шигырь кабатладылар.Бала сүзләрне дөрес,ачык итеп әйтергә тырыша.Сөйләм теле баетыла,хәтере ныгытыла.
-
13.09.2022

Бала сәламәт һәм физик яктан нык булсын өчен күп вакытны саф һавада үткәрергә кирәк.Балалар бакчасында уен мәйданчыгында моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.






