МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
12.12.2022

Тәрбияче балалар белән савыт-сабалар турында әңгәмә үткәрде.Рәзилә чәй эчкәндә куллана торган савытларның исемнәрен әйтеп,күрсәтеп чыкты.
-
08.12.2022

Безнең балалар бакчасында баланың дөрес сөйләшүенә зур игътибар бирелә.Курчакларны сөйләштерү бик файдалы шөгыль.Балалар курчак театры куйдылар.
-
07.12.2022
Балалар белән тәрбияче кыш турында җырлар өйрәнә башладылар.Балалар сүзләрен дөрес әйтергә,музыканы тыңларга өйрәнәләр.
-
06.12.2022

Балалар Яңа ел бәйрәмен инде көтә башладылар.Бүген бүлмәгә Яңа ел төсе кереп китте.Чөнки без бүлмәгә кечкенә чыршылар,Кыш бабайлар белән бизәп куйдык.
-
05.12.2022

Бүген балалар белән тәрәзәләргә бизәк төшердек.
-
01.12.2022

Бүген тәрбияче балалар белән кышның беренче көне турында әңгәмә үткәрде.Кыш көне көннәр салкын,ап-ак кар ява.Агачлар ап-ак шәлләрен ябынып утыра.Балалар матур итеп рәсем ясадылар.
-
30.11.2022
Китап -киңәшчең синең,
Дустың,ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы-
Кадерлә син китапны.
Бүген китап турында әңгәмә үкәрдек.Китапка карата мәхәббәт хисе тәрбияләнде.Китапны сак тотарга,пычрак куллар белән тотмаска,ертмаска кирәклеен анлаттык.
-
28.11.2022

Бала кечкенә яшьтән кунакчыл,ачык йөзле булып үсәргә тиеш.Бүген тәрбияче балалар белән кечкенә әңгәмә үткәрде.Кунакларны каршы алганда үзеңне әдәпле тотарга,аларны сыйларга,чәй эчертергә кирәклеген әйтте.Әдәплелек тәрбияләнде.Кешеләргә ачык йөзле булу тәрбияләнә.
-
24.11.2022

Бүген балалар белән әниләр турында сөйләштек.Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә әниләр көне билгеләп үтелүен аңлаттык Бу дөньяда әнидән дә кадерле,ягымлы,назлы кеше юктыр.Әниләребез мәңге яшь,матур,сәламәт булсыннар!Аларга багышлап шигырьләр укыдык,җырладык.Матур котлау открыткасы ясадык.Балаларда мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек ,ярату хисе тәрбияләнә.
-
23.11.2022

Балаларны шөгыль вакытында дөрес утырыга,карандашларны дөрес тотарга өйрәтәбез.Бүгенге шөгыль вакытында төсләрне дөрес сайлап рәсем буядылар.Балалар төсләрне аерырга өйрәнәләр,хәтерләре яхшыра,кул чуклары ныгытыла.






