МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
02.02.2023

Безнең балалар бакчасында сөйләм үстерүгә зур игътибар бирелә.Кечкенәләр белән Зилә Гәрәйхан кызы сөйләм үстерү буенча дидактик уен "Мин әйтәм,син дәвам ит" уены өйрәтте.Бала тәрбияче күрсәтеп һәм әйтеп барган предметларны кабатлый һәм предметны кирәкле урынга куеп бара.Сүз запасы арттырыла,бәйләнешле сөйләм теле үстерелә.Авазларның дөрес әйтелешенә игътибар арта.
-
31.01.2023
Балалар белән "Теремкәй" әкиятен карадык.Әкияттә катнашкан образларны әйтеп чыктылар.Балалар үзләре дә кыскача әкиятне сөйләп чыктылар.Сөйләм телен үстерү,образларны дөрес тасвирлау тәрбияләнә.
-
30.01.2023

Тәрбияче балаларны хайваннар белән таныштыруны дәвам итте.Эт турында шигырь укыгач,балалар хайваннарның гәүдә торышы белән таныштылар.Аннан пластилиннан әвәләп эт ясадылар.Әвәләгәндә пөхтәлек тәрбияләнде.Хайваннарны ярату хисе тәрбияләнә.
-
27.01.2023

Звонок булды физкультурага
Чаналар тартып без киттек тауга.
Таудан выжылдап шуып төшәбез,
Нәкъ апа торган җиргә җитәбез.
-
26.01.2023

Балалар кече яшьтән үк кунакка чакырып,табын әзерләргә өйрәнергә тиеш.Без дә балалар белән "Кунакка бару"уены оештырдык.Алар өстәлгә чынаякларны матур итеп тезделәр.Курчакларны утыртып,аларны сыйладылар.Балаларның сөйләм теле үстерелә.Бер-берсе белән аралашу ныгытыла.
-
24.01.2023
Бүген балаларны математикадан 8 саны белән таныштырдык.Балалар 8 гә кадәр санадылар.Таныш геометрик фигураларны табып исемнәрен әйттеләр.Кәгазь битендә уң, сул якларны аерырга өйрәнделәр.
-
23.01.2023

Тәрбияче балаларның дөрес сөйләм телен үстерү өстендә даими шөгыльләнә.Балалар Петрушка турында әкият тыңладылар.Аннан шаблон буенча сыздылар,сызык буенча тигез итеп кисәргә өйрәнделәр. Петрушканың киемнәрен матур итеп бизәп куйдылар.
-
19.01.2023
Тәрбияче балалар белән "Шундый ук предметны тап" уенын өйрәнделәр.Балалар бер-берсенә ошаган предметларны таптылар.Предметларны чынбарлыкта танырга өйрәтү,предметларның билгеләнешен ачыклау максаты куелды.Тәрбияче сорауларына гади җөмләләр белән тулы җавап бирү осталыгына ирешү,игътибарны үстерү өстендә эшләү алып барылды.
-
18.01.2023

Балалар белән кышкы кемнәр турында сөйләштек.Рәсемнәргә карап кышкы киемнәрнең исемнәрен әйтеп чыктылар.Урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдырырга өйрәнделәр.Башкаларга ярдәм итү теләге булдыру,киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү кунегүләре ныгытылды.
-
17.01.2023

Тәрбияче бүген математика буенча балаларның белемнәрен ныгыту өстендә эш алып барды.20 эчендә саннарның эзлеклелеген ныгыту,бербөтенне 8 тигез өлешкә бүләргә өйрәнделәр.Предметларны бер-берсеннән тигез урнашуын күзаллауны үстерү өстендә эш алып барылды.






