МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
10.03.2023
Тәрбияче балаларны һәрдаими әдәби китаплар белән таныштырып тора.Балалар китапларны карарага бик ярата.
Китап-киңәшчең синең,
Дустың,ярдәмчең синең.
Ул тормышта иң кирәк
Кадерлә син китап!
Китапларны сак тотарга,укып белем алырга кирәклегенә өйрәтелде.
-
09.03.2023
Бүген халыкара бөҗәкләр көне билгеләп үтелә.Балалар белән бөҗәкләр турында сөйләштек.Рәсемнәрдән карап бөҗәк исемнәрен әйтеп чыктылар.Бөҗәкләрнең файдасы турында белделәр.
-
07.03.2023

8 Март-әни бәйрәме
Бүләк итәрмен чәчәк бәйләмен.
Кайдан табарга,кайда чәчәк бар?
Әнигә бүләккә бирдем шигырь.
Балалар белән әниләрне бәйрәм белән котлап открытка ясадык.
-
06.03.2023

"Табышмак әйтәм-җавабын тап" дип аталды бүгенге бәйрәмебез.Балаларга тәрбияче кызыклы китаплардан табышмаклар табып әйтте.Бик зур кызыксыну белән балалар җавап бирделәр.Җавапларга һәрберсенең рәсеме күрсәтеп барылды.Предметларны төсе,фигурасы буенча табарга өйрәнделәр.
-
03.03.2023
Бүген балалар белән әниләр турында әнгәмә үткәрдек.Әниләр кебек ягымлы,сөйкемле,тәмле телле,йомшак куллы- беркем дә юк бу дөньяда.Рәзилә үзенең әнисе укытучы булып эшләве турында сөйләде.Аны ничек яратуын шигырь юллары белән аңлатты.
-
01.03.2023

Бала кечкенәдән матур,әдәби телдә сөйләшсен өчен төрле чаралар кулланыла.Шулардан иң яхшысы курчаклар белән әкиятләр кую.Балалар бүген шалкан әкиятен сөйләргә өйрәнделәр.Бәйләнешле дөрес сөйләм теле ныгытылды.
-
28.02.2023

Китап- белем чишмәсе.Авылыбыз китапханәсенә балалар кунакка керергә бик яраталар.Бүген китапханәче Венера апалары балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.Балаларга әдәплелек турында әкият укыды.Балалар кая гына барсалар да үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен белделәр.
-
27.02.2023

Балалар мультфильмнар карарга бик яраталар.Һәрбер мультфильмның исемен,анда каткашкан геройларны бик яратып сөйлиләр.Безнең балалар бакчасының стеналарында да мультфильм геройлары бар.Алар турында балалар белгәннәрен зур кызыксыну белән сөйләделәр.
-
22.02.2023
Әти дә солдат булган,
Бабай да солдат булган.
Зур абый да солдат булып
Ил чикләрендә торган.
Әтиләребезне чын күңелдән бәйрәм белән котлап открытка ясадык.Илләребез тыныч,күк йөзе аяз булсын!Безнең саклаучы,яклаучыларыбыз булыгыз!
-
21.02.2023
Тышта салкын кыш.Ә безнең балалар бакчасында җылы,рәхәт.Бакчада кечкенә табигать почмагы бар.Балалар анда гөлләр үстерәләр.Тузаннарын сөртәләр,гөлләргә сулар сибәләр.Кечкенәдән үсемлекләрне яратырга,сакларга кирәклегенә төшенеп үсәләр.






