МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
16.01.2023

Бүген тәрбияче балалар белән кышкы көннәрнең салкын булуы турында сөйләште.Салкыннарда кошлар бик ачыккан булалар.Шуның өчен аларга җимлекләр эләргә кирәк.Көн саен шул җимлеккә көнбагыш,бодай орлыклары салып торырга кирәклеге турында аңлатты.Балалар белән кошларның исемнәрен кабатлап,искә төшереп алдык.
-
30.12.2022
Бүген безнең Рәзиләбезнең туган көне.Аңа 5 яшь тулды.Рәзиләне туган көне белән котлыйбыз.Аңа сәламәтлек,бәхет,шатлык телибез.
-
27.12.2022
Бүген безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды.Бәйрәмгә балаларны уеннар уйнатырга клоун кунакка килде.Ул төрле ярышлар үткәрде.Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр,җырладылар.Бәйрәм күңелле үтте.Яңа еллар котлы булсын!
-
26.12.2022
Тәрбияче балаларга Яңа ел бәйрәме турында сөйләде.Ул ничек үткәрелүен аңлатты.Балалар шигырьләрен сөйләделәр.Биюләрен кабатлап карадылар.Кыш бабай белән Кар кызы ерактан,салкын җирләрдән киләләр дип аңлаттык.
-
23.12.2022

Бүген балалар белән Яңа ел уенчыклары ясадык.Балаларны каршы алу бүлмәсен уенчыклар белән бизәп куйдык.Эстетик зәвыкъ тәрбияләнә,матурлыкны күрергә,сак тотарга өйрәнәләр.
-
20.12.2022
Балалар зарыгып Яңа ел бәйрәмен көтәләр.Балалар бакчасында алар биюләр өйрәнә башладылар инде.Балаларның гәүдәне дөрес тоту,музыкага дөрес басу күгенүләре ныгытылды.
-
19.12.2022
Тәрбияче балаларның үз-үзләрен әдәпле тотуларына һәрдаими ирешеп тора.Балалар ашаганда сөйләшмәскә,ризыкны ашап бетерергә кирәклеген аңладылар.Кызлар әниләренә чынаяк юышулары турында сөйләделәр.Кечкенәдән эш сөючәнлек,әдәплелек кагыйдәләре тәрбияләнә.
-
16.12.2022

Бүген балалар белән тәрбияче Кыш бабайга хат язу турында сөйләштеләр.Кыш бабай салкын җирдә яши.Ул ерактан күп күчтәнәчләр алып килә.Балалар рәсемнәр буяп,Кыш бабайга матур теләкләр теләп хат яздылар.
-
14.12.2022
Балалар белән тәрбияче һәрдаими шөгыльләр үткәреп тора.Балалар математикадан санау күнегүләрен кабатладылар, 10 эчендә санадылар,саннарны кабатлап алдылар.Мөстәкыйльлек формалаша.Фикерләү сәләте ныгытыла.
-
13.12.2022

Кыш Бабай тәрәзәләргә төрле бизәкләр ясап йөри.Без дә балалар белән тәрәзәләрне бизәп куйдык.






