МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
- 20.02.2023 Балалар белән әтиләр бәйрәме турында сөйләштек."Әтием иң кадерле кешем,- диде Рәзилә.Ул мине нык ярата.Тәмле конфет,печеньелар ала,матур киемнәр алып бирә-дип әтисе турында сөйләде. Балалар белән "Солдатта булган диләр"җырын җырладык.Әтиләргә хөрмәт,ярату,кадерләү хисе тәрбияләнде.
-
17.02.2023
Тәрбияче балалар белән кояш турында сөйләште.Түгәрәк форма ясарга өйрәндек.Балалар кояш рәсеме ясап карадылар,туры сызыклар сыздылар.Төсләрне хәтердә калдырдылар.
-
16.02.2023

Балалар белән бүген өстәл уеннары уйнадык.Өстәл уеннары аша баланың фикерләү сәләте арта,предметларны хәтердә калдырырга өйрәнәләр.Предмет исемнәрен дөрес итеп әйттеләр.
-
14.02.2023

Бүген Изге Вәли көненә карата балалар йөрәк рәсемнәрен шаблон буенча кисеп ябыштырдылар.
-
13.02.2023

.Безнең балалар бакчасында кечкенә татар өе бар.Шул кечкенә почмакта балалар белән татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштык.
-
09.02.2023

Тәрбияче балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштырды.Балалар бакчасында эшләүче ашханәче Ләйлә апалары кебек тәмле итеп ашарга пешерәселәре килүләре турында сөйләделәр.Аннан балалар "Ашханәдә" дигән уен уйнадылар.
-
08.02.2023

Балалар саф һавада булдылар.Безнең балалар бакчасының ишек алдында чыршы агачлары бик күп.Тәрбияче балаларны чыршы агачы белән таныштырды.Җәен дә, кышын да чыршы яшел төстә утыра.Балалар ылысларның исен иснәп карадылар,куллары белән ылысларны сыйпап карадылар.Табигатькә сакчыллык тәрбияләнде.
-
07.02.2023

Бүген балалар безнең якларда кышлаучы кошлар тормышы белән таныштылар.Кош рәсемнәрен тезеп куйганнан соң алар үзләре күргән кошларны күрсәтеп чыктылар.Балалар барлык кошларның да исемнәрен белеп бетермиләр.Тәрбияче "Очты, очты " уены аша балаларның кош исемнәрен хәтерләрендә калдыруларына иреште.
-
06.02.2023

"Аквариумда матур балыклар" темасына балалар белән сәяхәт иттек.Балалар төсле кәгазьләрне бер-берсенә яраклаштырып урнаштырырга өйрәнделәр.Тәрбияче максат итеп төсләрне аерырга,дөрес итеп кисүне куйды.Балала балыкларны кисеп ябыштырдылар.Аквариум бик матур килеп чыкты.
-
03.02.2023

Балаларның сәламәт булуы өчен тәрбияче төрледән-төрле күнегүләр эшләтә.Атлап йөргәндә гәүдәнең дөрес тотышын тәэмин итү максаты куелды.Балалар идәннән этенеп сикерү күнегүләрен өйрәнделәр.Тупларны дөрес итеп тотып ыргытырга һәм тотып алу күнегүләренә өйрәнделәр.






