МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Хуш бакча! 24.05.2022

Быелгы уку елында ике укучыбыз балалар бакчасыннан чыгып китте.Без аларга бары унышлар гына телибез.Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укысыннар!Балалар шигыьрләр сөйләделәр,җырладылар,биеделәр,мәктәпкә әзер булуларын исбатладылар-сорауларга җавап бирделәр.Бәйрәм күңелле узды.Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Хәрәкәтле уеннар 23.05.2022

Бүген без балалар белән хәрәкәтле уеннар белән таныштык.Туплар белән "Аучылар һәм үрдәкләр"уенын уйнадык.Балалар җитезлеккә,игътибарлыкка өйрәнделәр.Уен барышын аңладылар.Бер-берсенә ярдәм итәргә,дус-тату булырга кирәклегенә төшенделәр.
-
Сабантуй журналын уку 20.05.2022

Бүген без балалар белән "Сабантуй" журналын укыдык.Балаларга андагы бииремнәрне үтәү бик ошый.Һәр бала индивидуаль эшли.Үзләре теләгән биремнәрне үтиләр.Рәсемнәрне саннар буенча буядылар,наклейкаларны табып ябыштырдылар.Балаларның фикерләү дәрәҗәсе үсә,мөстәкыйльлек формалаша.
-
Сәяхәт итәбез 19.05.2022

Тәрбияче балаларга Казан шәһәре турында бик күп мәгълүмат биреп бара.Бүген балалар белән китаплар карап,Казан шәһәренең күренекле урыннары турында тагын уен уйнадык.Уен "Бергәләшеп сәяхәт итик" дип атала.Балалар сәяхәт вакытында шигырләр тыңладылар,җырлап та алдылар.
-
Сөйләм үстерү
17.05.2022
Тәрбияче балаларны бертөрле әйтелә торган,төрле мәъгнә белдерүче сүзләр белән таныштырды.Балалар кызыксынып шундый сүзләрне бик күп таптылар.Сүзнең авазлар составы белән аның моделенең бәйләнешен күрергә,авазлар составына туры килгән модельне сайлап алырга өйрәнделәр.
-
Ромашка биюе 16.05.2022

Быелгы уку елында балалар бакчасыннан мәктәпкә укырга керүче балалар белән тәрбияче "Ромашка" биюе өйрәнә башладылар.Балалар ритмга басарга,гәүдәләрен төз,матур тотарга өйрәнделәр.
-
Тирә-юнебез чиста булсын!
13.05.2022
Балалар белән кечкенә вакыттан ук тирә-юнебезнең чисталыгы турында сөйләшергә кирәк.Без бу эшне балалар бакчасында төрле юнәлештә алып барабыз.Уенннар формасында,практик күнегүләр итеп тә үткәрәбез.Балаларга чүпләрне теләсә кая ташламаска,үз артларыннан һәрвакыт җыештырып йөрергә кирәклеген төшендерәбез.Аннан "Без өй җыештырабыз" дигән уен уйныйлар.
-
Табигать почмагында 11.05.2022

Тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызы балалар белән үсемлекләр турында бик күп практик эшләр алып бара.Бүген балалар табигать почмагында гөлләргә сулар сиптеләр,тузаннарын сөрттеләр.Балалар һәр гөлнең исемнәре беләләр.Гөлләрне ничек тәрбияләп үстерергә кирәклген сөйләделәр.Балаларда эстетик зәвыкъ ,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләнә.
-
Без тынычлык телибез 06.05.2022

Балалар белән "Без тынычлык телибез!" дигән темага Җиңү көнен билгеләп үттек.Балалар шигырьләр сөйләделәр,тынычлык турында җырлар җырладылар.Бөек Ватан сугышы турында кечкенә кинофильм карадылар.
-
9 Май бәйрәменә әзерлек 04.05.2022

Тәрбияче балаларга 9 Май бәйрәме турында сөйләде.Безнең илебезгә күп еллар элек фашистлар сугыш башлаганын аңлатты.Безнең илебез бу сугышта җиңеп чыкканнар.9 Май көнне без Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез дип сөйләде.






