МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
12.09.2022

Балалар белән тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызы фигураларны аерырга өйрәтте.Шакмак,өчпочмак,түгәрәкне фигуралар белән күрсәтеп әйтә бардылар.Анна практик эш үткәрелде.Балаларга тәрбияче фигураларны әйтеп барды,алар өстәлгә тезеп бардылар.
-
09.09.2022
Балалар белән тәрбияче көн саен төрледән-төрле уеннар өйрәнәләр.Буген "Очты, очты" уены белән таныштылар.Уен барышында балалар кош исемнәре белән танышалар.Кошларның исемнәрен истә калдырырга тырышалар.Балаларда уен барышында игътибарлылык,дуслык,бердәмлек тәрбияләнә.
-
07.09.2022

Бүген тәрбияче балалар белән сөйләм телен үстерү өстендә эшләде.Балалар белән "Теремкәй" әкиятендәге персонажларны әйтеп чыктылар.Зурлар төркеме группасына йөрүче Хафизова Рәзилә бик матур итеп әкиятне сөйләп чыкты.Максат:балаларның сөйләм теле үстерелә,уңай һәм тискәре персонажларга карата мөнәсәбәт тәрбияләнә.
-
06.09.2022

Безнең бакчада балалар белән саф һавада төрле уеннар үткәрелә.Тәрбияче балаларның сәламәт,физик яктан нык булуларына игътибарлы.
-
05.09.2022

Балалар белән төрле кызыклы дәресләр үткәрелә.Бүген пластилин белән әвәләп эшләделәр.Бу эш вак моториканы үстерә.Максат:пластилин белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру;әвәләп ясауга кызыксыну уяту;бармакларның хәрәкәтчәнлеген ,вак моториканы,фантазияны үстерү.
-
1 нче сентябрь-Белем көне
01.09.2022
Бүген барлык мәктәпләрдә,уку йортларында белем көнен билгеләп үтәләр.Барыбызны да яңа уку елы белән котлыйбыз!Илләребез тыныч,күк йөзе аяз,балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар!
-
Шарлар көне 09.06.2022

Балалар белән шарлар кабарттык.Сулыш юлларына күнегү булды.Балалар шарларның төсләрен татар,рус телләрендә әйттеләр.Шигырь ятладылар.Сүз байлыгы ныгытылды.
-
Чәчәкләр утырту 06.06.2022

Балалар белән бакчага чәчәкләр күчереп утырттык.Чәчәк утырту өчен түтәлне ничек әзерләргә кирәклеген балаларга аңлаттык.Аннан соң бергәләшеп түтәлгә күчереп утырттык.Хезмәтне ярату,пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләнә.
-
Агачларны күзәтү 02.06.2022

Балалар белән табигатьтә агачларны күзәттек.Чәчәк аткан агачларның исемнәрен әйттеләр,танырга өйрәнделәр.Шомырт,алмагач агачларының исләре бигрәк хуш исле икәнен белделәр.Агачлардан хуш исләр аңкып торуына сокландылар.
-
1 июнь-балаларны яклау көне 01.06.2022

Җәйнең беренче көнендә ел саен балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Безнең балаларыбыз дөньяны ямьләндерүче,шатлык ,сөенеч тудыручылар.Балалар сау-сәламәт бәхетле булсыннар!Илләребез тыныч,күк йөзе аяз булсын!






