МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Муса Җәлил"Карак песи" 02.11.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннантәрбияче балаларга кереш сүз итеп Муса Җәлилнең "Карак песи" шигырен укыды.Балаларгга урлашуның начар булуын,кеше әйберсен сорамыйча алырга ярамаганын аңлатты.Анна песи нинди өлешләрдән торуын тикшерделәр.Һәм әвәләп песи ясаячакларын хәбәр итте.Мондый күнегүләр балаларны әвәләп ясаган предметларын гомуми композицияга берләштерергә өйрәтә.Персонажларның гәүдә өлешләрен,хәрәкәтләрен һәм позаларын күрсәтеп әвәли белү күнекмәләрен ныгыта.Әвәләп ясауның төп ысулларына күнектерә.
-
Саннар белән танышабыз. 28.10.2021

Тәрбияче Зилә Гәрәйхан кызы балаларга ике кечкенә саннан 5 санын төзүне аңлатты.Балалар теманы бик тиз аңлап алдылар.Карточкалардан саннарны үсә бару тәртибендә һәм кими бару тәртибендә санадылар.Кәгазь битендә ориентлашу күнегүләре башкарылды. Уңда,сулда,алда,артта сүзләрен кулландылар.
-
Без дә хокуклы.
27.10.2021
Балаларда уеннар аша бердәмлек,дуслык сыйфатлары,әхлаклылык тәрбияләү.Кеше хокуклары турында матур әдәбият һәм рәсемнәр аша балаларга аңлату,белемнәрен ныгыту.Балаларның кызыксынучанлыгын,үзләренә,тирә-юндәгеләргә карата игтибарлылык,логик фикерләү сәләтен үстерү.
-
Безнең яраткан аю 25.10.2021

Балалар белән хайваннар дөньясы белән танышуны дәвам итәбез."Безнеж дустыбыз аю" темасына әңгәмә үтте.Аюларның калын урманда яшәүләре,ит ашарга яратулары турында сөйләштек.Уенчык аю нинди өлешләрдән торганын карадык.Шаблон буенча балалар кистеләр,дөрес урнаштырып ябыштырдылар.Балаларның кул чуклары ныгыту өстендә эш алып барылды.
-
Көзге муллык 21.10.2021

Балалар белән бакчада үсүче төрледән-төрле яшелчәләр белән таныштык.Кишер,бәрәңге,чөгендер,суган турында матур шигырьләр укыдык.Соңыннан балалар шаблон буенча яшелчәләрне кисеп алдылар,кәгазь битенә урнаштырып карадылар."Көзге муллык" темасына аппликация ясадылар.
-
Әтиләр көне
20.10.2021
Октябрьның соңгы якшәмбесе әтиләр көне билгеләп үтелүе турында әңгәмә үткәрдек.Гаиләдә әти иң зур,хөрмәткә лаеклы кеше.Аның һәр әйткән сүзен балалар тыңларга,аны яратырга,хөрмәт итәргә кирәклеген балаларга аңлаттык.Һәр бала үз әтисе турында сөйләде.Исемен,кайда эшләве белән таныштырды.
-
Без биибез,безең яшь чак. 18.10.2021

Балалар белән "Әпипә" көенә бию күнегүләре өйрәндек.Мондый дәресләрдә балалар бер-берсеннән оялмаска,кыенсынмаска өйрәнәләр. Бердәм булып ,күнегүләрне дөрес эшлиләр,бер-берсен музыканы ишетергә,ритмга басарга өйрәтәләр.
Без биибез,безнең яшь чак шат чак,
Кулны кулга без чабабыз чат-чат.
-
Табигать кочагында 14.10.2021

Балалар һәркөнне табигать кочагында төрле уеннар белән танышалар."Казлар -Аккошлар","Ал кирәк,гөл кирәк" уеннарын яратып уйныйлар.Саф һавада булу балаларның сәламәтлегенныгыта,физик яктан чыныктыра.Балалар арасында авыручылар да бик сирәк.Табигатьтә йөгерү,сикерү күнегүләре башкарыла.Балалар актив,бер-берсенә дуслык хисләре тәрбияләнә.
-
Табын артында 13.10.2021

Балалар белән табын артында үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән таныштык.Ашаганда сөйләшмичә,ашыкмый гына ашарга кирәклеген белделәр.Ризыкны озак чәйнәп ашарга,савытта ризыкны калдырмаска,бер берсенә алып бирергә кирәк дигән кагыйдәләрне белделәр.
-
Көзге матурлык
12.10.2021
Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар белән көзге табигаштькә экскурсия оештырдык.Балалар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр.Яфракларның саргаюы,коелуын карап үз фикерләрен әйттеләр.Кояш елмаеп карый,көн матур булуына игтибар иттеләр.Балааларның сөйләм теле баетылды,күзәтүчәнлекләре ныгытылды.






