МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
12 апрель-космонавтика көне 12.04.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар белән 12 апрель-космонавтиа көне булуы турында әңгәмә уткәрдек.Һәм рәсем дәресендә алар кешенең космоска очуын ясадылар.
-
Рәсемнәрдә яз сулышы 08.04.2021

Бөре чуклары белән,сыерчыклары белән,
Яз килә,язны һәркем ярата.
Балалар рәсем дәресендә язгы табигатьне сурәтләделәр.Яз җитү белән кошлар кайтуны,кояш көлеп караган рәсемнәр ясадылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар бакчасында "Бөтендөнья сәламәтлек көне" билгеләп үттек.Барлык балалар һәм тәрбиячеләр бердәм зарядкага бастык.
-
Без яраткан уеннар 06.04.2021

Безнең "Чулпан" балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар белән сүзле уеннар уйнадык.Балалар мондый уеннарны бик яраталар.Балалар "Зәңгәр чәчәчк" уены уйнадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 05.04.2021

Бүген "Балаң дөрес сөйләшәме?"темасына әти-әниләр җыелышы үткәрдек.Күп балалар хәрефләрне дөрес әйтмиләр.Гаиләдә дә шуның өстендә күп эшләргә кирәклеге аңлатылды.Төрле шигырьләр сөйләтү,тизәткечләр кабатлату файдалы булуы әйтеп кителде. Тәрбияче әниләргә ачык дәрес күрсәтеп китте.
-
Сәламәт булыйк!
02.04.2021
Яз җитү белән төрле авырулар кузгала башлый.Балалар һәм әти-әниләр катнашында "Сәламәт булыйк!" темасына әңгәмә үткәрдек.Сәламәт булу өчен иртәнге гимнастика,су белән коену ,мунча керү бик файдалы.Күбрәк хәрәкәт итәргә кирәклеге турында сөйләштек.
-
1 апрель-Кошлар көне 01.04.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар белән "1 апрелҗ-Кошлар көне" дигән уен үткәрдек.Тәрбияче балаларны кошларның яз җиткәч туган якларына кайтуы белән таныштырды.Кошлар турында шигырьләр укыды,рәсемнәрдән кошларның исемнәрен әйттеләр.Соңыннан матур итеп плакат ясап элделәр.
-
Электрон лаборатория бәйгесе 31.03.2021

Педогогик тәҗрибә тарату максатыннан "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамоталылыкка өйрәтү буенча электрон лаборатория " муниципаль конкурсында тәрбиячебез Сафина Гөлназ уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Туган көн 30.03.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бакчада туган көн бәйрәме билгеләп үттек.Бу көннәрдә бакчабызга йөрүче Таисия белән Назгөлгә 5 яшь тулды.Балалар белән кызларны туган көннәре белән котлап җырладык,уеннар уйнадык,биедек.
-
Хәрефләр белән танышу
26.03.2021
Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар белән хәрефләрне танырга өйрәнә башладык.Алар авазларны дөрес әйтергә өйрәнеп беттеләр инде.Рәсемнәргә карап хәрефләрне истә калдырырга өйрәнделәр.А хәрефенә карата язылган шигырь белән таныштылар,бергәләшеп кабатладылар.






