МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Саф һава-сәламәтлекне ныгыта.
03.02.2021
Балалар көн саен саф һавада булалар.Саф һавада уйнау сәламәтлекне ныгыта.Балалар рухи яктан нык,шат күңелле,аралашучан булып үсәләр.
-
Театраль кәрзин 25.01.2021

Тәрбиячебез Сафина Г.Д. кызы "Миләшкәй" балалар бакчасында уздырылган "Педагогның театраль кәрзине" конкурсында катнашты.
-
jКошларга ярдәм кирәк!
19.01.2021
Балалар белән кыш көне кошлар тормышы турында сөйләштек.Салкыннар вакытында кошларга азык табуы бик авыр.Шуның өчен җимлекләр элеп куярга кирәк,Анда кошлар ашый торган бөртекләр салып торсан,кошлар безгә рәхмәт әйтерләр дигән фикергә килдек.Кошларга карата балаларда рәхимлелек сыйфатлары тәрбияләдек.
-
Телдән исәпләүне ныгытабыз. 14.01.2021

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән 10 эчендәге саннар составын ныгыту буенча күнекмәләр үткәрелде.Ә уртанчылар төркеме балалары саннар белән танышуны дәвам иттеләр.Балалар телдән исәпләргә яраталар.Бик тырышып эшлиләр.
-
Кышкы каникуллар тәмамланды.
12.01.2021
Балалар белән кышкы каникулны ничек үткәрүләре турында әңгәмә үткәрдек.Алар әти-әниләре белән тауда шуулары,Мөслимгә чыршы карарга барулары ,тимераякта шуарга өйрәнүләре турында сөйләделәр.Балаларга каникул вакында ял итү бик тә ошаган.
-
Яңа ел җитә! 22.12.2020

Балалар белән Яңа ел бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек.Аңа әзерләнү эшләре күптән башланып китте инде.Җырлар,биюләр өйрәнәбез,бүлмәне матур итеп бизәп куйдык.Балалар үз куллары белән гирлянда ясап элделәр.
-
Тын юлларын ныгытабыз. 15.12.2020

Кыш җитү белән авырулар барлыкка килә башлый.Балалар ютәлли.Тын юлларын ныгыту максаты белән пластик шешәләргә кәгазьне ваклап тутырдык,аннан көпшә ярдәмендә балалар өреп тын юлына күнегү ясадылар.
-
Инвалидларга ярдәм. 09.12.2020

Безнең "Чулпан" балалар бакчасы коллективы һәр елны инвалидларга ярдәм итә.Быел да авылыбызның мохтаҗ гаиләсенә ярдәм иттек.Күчтәнәчләр тутырып,пакет илттек.
-
Саннарны таныйбыз 08.12.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "1,2,3,5,10 сумлык белән танышуны" кабатлау темасы буенча шөгыльләнделәр.Акча саный белергә кирәклеген,кибеткә акчасыз барып булмаганын аңладылар.Саннарны кабатладылар,мисаллар эшләделәр.
-
Хуш көз! 04.12.2020

Балалар белән Алтын көзне озату кичәсе үткәрдек.Гөлназ апалары аларга биюләр,җырлар өйрәтте.Шалкан әкиятен сәхнәләштердек.Зонтиклар биюе биеделәр,яфраклар тотып вальс әйләнделәр.Бәйрәм күңелле булды.Киләсе елга чаклы көз белән хушлаштык.






