МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
| Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
| E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
| Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
01.11.2023
Балалар рәсемнәр буярга бик яраталар.Мондый шөгыльләр төсләрне аерырга өйрәтә,пөхтәлек тәрбияләнә,чиста эшләү күнегүләре барлыкка килә.
-
31.10.2023

Тәрбияче балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында меоприятие үткәрде.Балалар шоферлар,җәяүлеләр булдылар.Светофорның яшел төсе янгач кына кузгалырга кирәклеген хәтерләрендә калдырдылар.Җәяүле дә,шофер да игътибарлы булырга тиеш.Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үтәргә кирәк-дигән нәтиҗә чыгардылар.
-
30.10.2023

Балалар җырларга бик яраталар.Музыка тавышы ишетүгә бии башлыйлар.Бүген тәрбияче "Яфрак бәйрәме"җырын өйрәтте.Балалар сүзләрне дөрес әйтергә,авазларны ачык итеп әйтергә өйрәнделәр.
-
26.10.2023

Тәрбияче балалар белән "Көзге бал" бәйрәменә шигырьләр сөйләтте, җырлар җырлатты.Балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү өстендә эш алып барылды.Көзге табигатьнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләнде.
-
25.10.2023

Бүген балалар белән "Әбиемнең серле сандыгы" темасына сөйләштек.Сандык эченнән татар кызлары һәм егетләренең киемнәрен карап танышып бардык.Борынгы киемнәрне күреп балалар бик сөенделәр.Татар милли гореф-гадәтләрен белүләренә ирештек.Кием исемнәрен исләрендә калдыруларын ныгыттык.
-
24.10.2023

Бүген балалар белән рәсем дәресендә "Минем гаиләм" темасына сөйләштек.Балалар үзләренең әти-әниләрен бик яратуларын әйттеләр.Кеше фигурасын ясау күнегүләрен ныгытылды.
-
23.10.2023
Бүген балалар белән аппликация дәресендә "Аквариумда балыклар" темасына кисеп ябыштырдык.Балалар сызык буенча дөрес итеп кистеләр.Чиста-пөхтә итеп ябыштырдылар.Балыклар турында күп мәгълүмат тупладылар.
-
19.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан санарга өйрәндек.Балалар саннарны танып саныйлар.
-
18.10.2023

Тәрбияче балаларга көз турында җыр өйрәтте.Балалар сүзләрне дөрес әйтергә,көйне ишетеп җырларга өйрәнделәр.
-
17.10.2023

Бүген тәрбияче балаларны авылыбыз китапханәсенә кунакка алып керде.Балалар китапханәдәге китапларны карадылар.Венера апалары аларга Абдулла Алишның "Сертотмас Үрдәк" әкиятен укыды.






