Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Саф һавада гимнастика 15.08.2023

Балалар белән иртәнге гимнастика саф һавада үтә. Саф һавада үткәрелгән гимнастика кан - тамырлары, сулыш алу, мускул һәм башка мөһим организм системаларының үсешенә булышлык итә.
-
Акбур белән рәсем ясау 09.06.2023

Балалар белән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан акбур белән сүрәтләр төшердек. Ясаган рәсемнәрдә - җәй бизәкләре һәм, әлбәттә барысында да нур сибүче кояш!
-
Иртәнге гимнастика 06.06.2023

Көннәр җылына башлауга без иртәнге гимнастиканы саф һавада үткәрәбез. Иртәнге гимнастиканың максаты системалы күнегүләр юлы белән йөрәк-кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлылык тәрбияләү һәм физик чыныктыру.
-
Сабантуй үтте 02.06.2023

Кечкенәләр төркемендә Сабантуй бәйрәме үтте. Кечкенәләр бәйрәмдә чүлмәк ваттылар , күз бәйләп әйбер кистеләр,кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2023

Балаларны яклау көне уңаеннан зурлар төркемендә Сабантуй бәйрәме үтте. Балалар милли уеннарда көч сынаштылар, бүләкләр алдылар. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Чыгарылыш бәйрәме 30.05.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе узды. Балалаларның бакчадагы соңгы бәйрәме истә калырлык, бик күңелле булды. Матур җыр-биюләр , шигырьләр, котлаулар, сюрпризлар берсен-берсе алмаштырып барды.
-
Чәчәкләрне тәрбиялибез 26.05.2023

Балалар белән күпъеллык чәчәкләрне күзәттек һәм аларны тәрбияләү серләрен сөйләштек. Матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре тәрбияләдек.
-
Тәҗрибә участогында 25.05.2023

Зурлар төркеме балалары тәҗрибә участогында суган, кишер, кыяр утырттылар.Бакчада балаларга хезмәткә мәхәббәтне кечкенәдән үк тәрбиялибез.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Күбәк мәктәбендә уздырылган соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнаштык.
-
Уңышларыбыз 22.05.2023

Г.Тукай шигырьләрен ятан сөйләүчеләрнең I Халыкара конкурсында катнашып Шайхетдинова Әминә II дәрәҗә дипломга лаек булды.










