Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Музейлар белән танышу 18.05.2022

Халыкара музейлар көне уңаеннан зурлар төркеме балалары Мөслимдә урнашкан Туган як музей тарихы белән таныштылар.
-
Музыка эшчәнлегендә 17.05.2022

Кечкенәләр төркеме балалары музыка эшчәнлегендә көйгә кушылып шалтыравыкларны дөрес итеп шалтыратырга өйрәнделәр.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу 16.05.2022

Иске Карамалы авылында урнашкан янгын сүндерү оешмасы янгын сүндерүчеләре зурлар төркеме балалары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Кояш көне 13.05.2022

Кояш көне уңаеннан "Кояшкай" балалар бакчасы һәм авыл китапханәсе белән берлектә "Мин кояшка үреләм" исеме астында рәсем конкурсы үтте. Җиңүчеләр контакт челтәре аша билгеләнде һәм бүләкләр таратылды.
-
Җиңү бәйрәме 11.05.2022

Авылымда кабат Җиңү язы Иске Карамалы авылында 7 нче май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштык, обелискка чәчәкләр куйдык.
-
Семинарда катнаштык 05.05.2022

Рус Шуган авылында узган мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүнең дәвамчанлыгы буенча үткәрелгән семинарда катнаштык, тәҗрибә уртаклаштык.
-
Уңышлар 04.05.2022

Түбән Кама шәһәренең 64нче номерлы балалар бакчасы оештырган республикакүләм "Сөйкемле бала -2022" бәйгесендә Шәйхетдинова Әминә уңышлы чыгыш ясады. Әминәнең уңышлары дәвамлы булсын.
-
Карга боткасы 03.05.2022

Көн ямьсез дип тормадык,
Җыелдык та уйнадык.
Күчтәнәчләр...Тәмле ботка...
Рәхәтләнеп сыйландык!
-
Матур читекләр 29.04.2022

Зурлар төркеме балалары кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә татар халкының милли бизәкләрен кулланып читек бизәделәр. Лалә, кыңгырау чәчәкләрен кисү күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Без чисталык яратабыз 27.04.2022

Санитар- экологик чисталык икеайлыгы кысаларында бакча территориясен чистартуда зурлар төркеме балалары да үзләренең өлешләрен керттеләр. Алар бик тырышып участокларын җыештырдылар.










