Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Ягез әле, кызлар" бәйгесе 27.02.2013

Башлангыч класс укучылары беренчеләрдән булып 8 Март бәйрәме уңаеннан чара оештырдылар. 4 классның кызлары ике командага: “Карлыгач” һәм “Йолдызлар” командаларына бүленеп, үзара “Ягез әле, кызлар” бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйге барышында кызлар туган телебезне, туган як табигатен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Мәдәният йортында очрашу 25.02.2013

Спорт-сәламәтлек һәм патриотик тәрбия бирү айлыгы кысасында авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә чара үткәрелде. Чара барышында укучылар хәрбиләр тормышын яктырткан китаплар белән таныштылар һәм авылыбызның абруйлы өлкәннәре Чинаев Яхья һәм Набиуллин Хәмит абыйлар белән очраштылар. Өлкәннәр укучыларга үзләренең солдат истәлекләрен сөйләделәр, кызыксындырган сарауларына җавап бирделәр.
-
"Ел укытучысы - 2013" 24.02.2013

Мөслим лицеенда "Ел укытучысы -2013" район конкурсының финал туры узды. Конкурста 14 барлыгы укытучы катнашты, финал турында 7 укытучы көч сынашты. Мәктәбебезнең география укытучысы Шәяхмәтова Миләүшә Мөдәрис кызы конкурста III урынга лаек булды. Миләүшәне чын күңелдән тәбрик итәбез.
-
"Аҗаган" уены 23.02.2013

22 февраль көнне мәктәп укучылары ике командага бүленеп "Аҗаган" уенында көч сынаштылар. Уен программасы төрле спорт ярышларыннан төзелгән иде. Ике команда да көчләренең тигез икәнлеген исбатладылар.
-
Родительское собрание 23.02.2013
22 февраля 2013 года по поручению Президента РТ Р.Н.Минниханова «Об усилении мер по предупреждению преступности против несовершеннолетних детей» для родителей провели внеочередное родительское собрание. Директор школы Смелов Р.Р., заместитель директора по УВР Хазиева Н.К. и заместительдиректора по ВР Давлетова Г. М. выступили по данной теме. Были зачитаны информационные письма РОО и МО и НРТ от 20.02.2013г №2065/13 об обеспечении безопасности учащихся и воспитанников дошкольных учреждений в пути следования в образовательные учреждения и обратно домой. -
Ягез әле, егетләр! 22.02.2013

Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебезнең 5, 6, 7 нче класс егетләре арасында “Ягез әле, егетләр” ярышы булды. Бу ярышта егетләр үзләрен интеллектуаль һәм физик яктан гына түгел, эстетик тәрбия ягыннан да күрсәтә алдылар. Ярышның беренче өлешендә укучылар төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап бирделәр. Икенче өлешендә спортзалда скакалкада сикерүдә, кәрзингә туп салуда, идәннән һәм турникта күтәрелүдә көч сынаштылар. Ярышның өченче өлешендә егетләргә берәр татар халык җырын җырларга һәм бию осталыгын күрсәтергә туры килде. Нәтиҗәдә 6 нчы классларның “Татар малайлары” командасы – I, 5 нче классларның “Кока-кола” командасы – II, алардан аз гына калышып 7 нче классларның “Молодцы-удальцы” командасы – III урыннарны яуладылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Бәйрәм белән, әтием! 22.02.2013

Мәктәбебездә 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үткәрелә башлады инде.
21 нче февраль көнне 2 нче класста әлеге бәйрәмгә багышланган “Бәйрәм белән, әтием” кичәсе үтте. Кичәдә классның бердәнбер укучысы Мөбәрәков Ильнарның әтисе Расил, әнисе Тәнзилә һәм апасы Ләйсән катнашты. Алар класс җитәкчесе Габделхакова Алия һәм Ильнар әзерләгән концерт номерларын карадылар, Ильнарга кушылып җырладылар һәм биеделәр. Ял иткән арада табышмакларга җавап эзләделәр һәм мәкальәләрнең азакларын әйттеләр. Илнарның әтисенең һәр җырны гармун белән башкаруы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичә азагында Ильнар әтисен котлап аңа үзе әзерләгән бүләкләрен тапшырды һәм үзе дә бүләксез калмады. Аны әти-әнисе дә, укытучы апасы да, булачак Ватанны саклаучы буларак, бүләкләделәр. Кичә чәй өстәле белән тәмамланды.
-
Халыкара Туган тел көне 22.02.2013

Мәктәп күләмендә халыкара туган тел көне билгеләп үтелде.
Татар теле укытучысы Давлетова Рушания линейкада укучыларга туган телебезнең матурлыгын, кадерен белергә һәм сакларга кирәклеге турында чыгыш ясады.
Оештыручы-педагог Габдулхакова Альмира башлангыч класс укучылары белән “И тугантел, и матур тел!” дип аталган чара үткәрде. Чара барышында укучылар кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар, халкыбыз фольклоры турында мәгълүмат алдылар.
Бишенче, алтынчы, җиденче класс укучылары белән башлангыч класс укытучысы Габдулхакова Алия Раифовна "Туган тел" көненә багышлап чара оештырды. 7 класс кызларының “Кызлар-йолдызлар” командасы белән 5 һәм 6 класс кызларының “Хлопушка” командалары арасында “Тамчы шоу” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә кызлар мәкаләләр һәм табышмаклар белүдә, игътибарлылыкта, татар әдәбияты әсәрләрен тануда көч сынаштылар. Финалда “Башваткыч” сүзеннән сүзләр төзеделәр. Нәтиҗәдә “Кызлар-йолдызлар” командасы җиңүче дип табылды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Татарстан буйлап сәяхәт 20.02.2013

Граждан-патриотик тәрбия айлыгында башлангыч класслар укытучысы Габделхакова Алия 3-4нче класс укучылары белән “Татарстан буйлап сәяхәт” исемле конкурс-викторина үткәрде. Балалар Татарстан картасы буйлап "пароход"ларда порттан-портка сәяхәт иттеләр. Беренче һәм икенче портларда дәүләт символикаларын белүдә ярышсалар, 3-4 портларда карта белән эшли белү сәлатләрен күрсәттеләр. 5 нче портта башка шәһәрләр арасыннан Татарстанда урнашканнарын , 6 нчы портта башка сүзләр арасына яшерелгән биш Татарстан елгасын эзләп таптылар. Башкалабызга багышланган 7 нче портка малайларның “Тигровая акула”, кызларның “Черный жемчуг” кораблары бер үк вакытта килеп җитте. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм ике команда вәкилләре дә кечкенә генә бүләкләргә лаек булдылар.
-
Памятка для родителей выпускников 9 класса 18.02.2013
















