Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Искә алу көне 15.02.2013

Интернационалист сугышчылар көне уңаеннан тарих укытучысы Габдулхакова Илгизә Фоатовна мәктәп музеенда мәктәпкүләм чара үткәрде. Ул укучыларны әлеге көнне билгеләп үтү тарихы белән таныштырды, кайнар нокталарда булып кайткан авылдашлар турында сөйләде. Әфган сугышында һәлак булган райондаш егетләребезнең батырлыкларын искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде.
-
Муса Җәлил туган көне 15.02.2013

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне мәктәбебездә киң билгеләп үтелде. Урта звено һәм өлкән класс укучыларына татар теле укытучысы Дәүләтова Рушания шагырьнең тормыш юлын, иҗатын киң чагылдырган компьютер призентациясен файдаланып чара үткәрде.
Башлангыч класс укытучылары Халимова Рәмилә, Ильясова Энҗе, Габдулхакова Алия, Насырова Рузиләләр укучылары белән “Онытмабыз сине, Муса абый” дип аталган кичә оештырдылар. Кичә барышында балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына турындагы әңгәмәдә актив катнаштылар.
-
"Камыр батыр" призы 13.02.2013

Башлангыч класс укучылары белән массакүләм саклану һәм спорт- сәламәтләндерү эшләре айлыгы барышында “Камыр батыр” призына дип аталган бәйге үткәрелде. Бәйге барышында малайлар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыкта көч сынаштылар. Алар спорт төрләре, кызыклы бәйгеләр, табышмак сорауларга җавап табу белән берәттән, юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм беренче ярдәм күрсәтә алу буенча да сынаулар уздылар. Нәтиҗәдә 1-3 класслар арасында 2 класс укучысы Мөбәрәков Илнар, 4- класс малайлары арасында Маннанов Данил иң күп очко җыеп җиңү яуладылар.
-
Республикада 3 нче урын! 13.02.2013

“Помоги первокласснику безопасно прийти в школу” кункурс-акциясендә компьютер презентациясе белән катнашып 11 класс укучысы Район Балалар Думасы депутаты Галиева Рәмилә җитәкчелегендәге укучылар командасы республика күләмендә 3 – урынны алды. Укытучы –кураторлары Шаяхметова Миләүшә Мөдәрис кызы белән укучылар Казанда бүләкләү тантанасында булып, Рөстәм Нургалиевич Миннеханов кул куйган диплом алып кайттылар.
-
4 класс, тест 07.02.2013

4 класс укучылары 6 февраль көнне математика һәм татар теле фәннәреннән, 7 февраль көнне математика һәм әйләнә-тирә фәннәреннән тест биремнәре эшләделәр.
-
Cталинград сугышына 70 ел 02.02.2013

Информация о проведении Дня памяти к 70 летней годовщине Сталинградской битвы.День начался с общешкольной линейки для учащихся, на которой учитель истории ознакомила всех с этой датой, рассказала о важнейших сражениях и памятных датах ВОВ.Заместитель директора по ВР провела общешкольное мероприятие к 70 летию Сталинградской битвы. Рассказ велся по презентации, затем учащиеся просмотрели документальный видеофильм «Сталинградская битва. Начало».
-
Птичья столовая 01.02.2013

Февраль – месяц сильных морозов и холодов. Это время особенно трудно приходится нашим пернатым друзьям. Поэтому ученики 7 класса организовали птичью столовую. Учащиеся с интересом приняли эту идею и обещали каждый день навещать своих подопечных.
-
Түгәрәк өстәл 31.01.2013

9-11 класс укучылары, мәктәп укытучылары, Яр –Чаллы педагогия институты укытучылары һәм студентлары түгәрәк өстәл янында очрашуда катнаштылыр. Чара барышында институтның һәр факультеты турында тирән мәгълүмат бирелде, укырга керү шартлары аңлатылды, укучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирелде һәм укучыларның һәрберсенә институтның турында буклетлар таратылды.
-
Хәкимҗан Халиков иҗаты 30.01.2013

Башлангыч класс укучылары белән Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган чара үткәрелде. Чара барышында балалар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп уку буенча бәйгедә катнаштылар. Авыл китапханә мөдире Нурия Бахтагараева шагырьнең “Ничек тизрәк үсәсе” дигән яңа китабына слайдлар күрсәтте
-
Эвакуация 26.01.2013

Балаларны иминлекләрен саклап калырга өйрәтү максатынан мәктәптә ашыгыч эвакуация үткәрелде. Укучыларыбыз куркыныч янаган очракта югалып калмауларын, куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы үзләштергән булуларын дәллилләделәр. Сигнал бирелгәннән соң берничә минут эчендә алар мәктәп территориясеннән читтә, куркыныч янамаган урында тезелеп рапорт бирделәр.















