Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Самый умный пятиклассник 07.12.2012

5 сыйныф укучысы Идиятуллин Илшат Меделеевск шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән "Самый умный пятиклассник" интеллектуаль уенында катнашты һәм ярымфинал турына үтте. Илшат, сиңа киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Фәнни-гамәли конференция 02.12.2012

23 нче ноябрьдә Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына урта белем бирү оешмалары укучыларының III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, Россия Федерациясенең Пермь крае, Башкортстан, Чувашстан республикасы укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар катнашты. Пленар утырышта татар теле һәм чагыштырма филология факультеты деканы, доцент Нигамаев А.З, язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, мәктәп укучылары чыгышы тыңланды. Конференциядә катнашучылар 6 секциягә бүленеп, татар теленең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең актуаль мәсьләләре, фольклор, әдәбият һәм тел проблемалары, татар язучылары иҗатында милләт мәсьәләсе, җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнүне һ.б. яктырткан чыгышлар ясадылар. Безнең мәктәп укучысы Дәүләтова Айгөл Булат кызы да бу конференциядә катнашты сертификат, конференция материалларын яктырткан җыентык алды.
-
Әниләр бәйрәме 24.11.2012

24 нче ноябрь көнне 2-3 классларда Әниләр бәйрәме үткәрелде. Класс җитәкчеләре Энҗе Фарисовна һәм Алия Раифовна тарафыннан оештырылган әлеге бәйрәмдә балалар үзләренең җыр-биюгә, сүз сәнгатенә һәм театраль осталыкларын күрсәтте. Бәйрәмнең кунаклары булып класс түрендә утырган әниләр балалары куйган концерт номерларын гына карап калмадылар, ә аларның үз куллары белән ясаган бүләкләренә дә ия булдылар. Бер генә әни дә бу көнне игътибарсыз калмады. Алар балалар командасы белән ярышта да катнаштылар, табышмакларга җавап та эзләделәр, балалары белән рәхәтләнеп биеделәр дә. Әлеге матур чара бәйрәм табыны белән тәмамланды.
-
Алабугага экскурсия 09.11.2012

6-11класс укучылары Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардылар. Шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Мәчеткә ярдәм
31.10.2012
Мәктәпнең волонтер отряды егетләре мәчет ихатасын тәртипкә китерделәр. Алар ремонт эшләреннән соң таралып калган чүп-чарларны җыеп түктеләр, иске такталарны рәтләп өеп куйдылар.
-
Көзге бал
24.10.2012
Өлкән класс укучыларының “Көзге бал ”кичәсе үтте. Әлеге чараны 9 класс укучылары класс җитәкчеләре Шаяхметова Миләүшә Мөдәрисовна ярдәме белән оештырдылар һәм алып бардылар. 8, 10 һәм 11 класс укучылары бәйрәмдә концерт номерлары белән катнаштылар.
-
Бәйрәм алдыннан
24.10.2012
Гает бәйрәме алдыннан мәктәпнең волонтер отряды авыл мәчетенә шефлык белән барды. Анда укучылар мәчет бинасының бүмәләрен җыештырдылар: идәннәрен себерделәр, келәмнәрен кактылар, тузаннарын сөрттеләр. Бушаган су савытларына су ташып куйдылар. Укучыларның ярдәменнән авылыбыз өлкәннәре бик канәгать булдылар.
-
Cөмбелә бәйрәме 19.10.2012

Башлангыч класс укучыларының көзге Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә быел балалар бакчасында йөрүче балалар да кунак итеп чакырылган иделәр. 4 класс укучылары оештырып алып барган бу чарада һәр класс “Шалкан ”әкиятен төрле вариантта сәхнәләштереп күрсәтте.
Урта звено укучыларының “Көзге уңыш бәйрәмнәре” булды. Укучылар бәйрәм барышында үзләренең сәнгать өлкәсендәге осталыкларын күрсәттеләр. Һәр класс концерт номерлары белән чыгыш ясады. Шулай ук алдан игълан итеп үткәрелгән рәсем, көзге букетлар конкурсларына да йомгак ясалды.
-
Ярминкә 19.10.2012

Мәктәптә “Тәмлетамак” ункөнлеге оештырылып уздырылды. Бу көннәрдә һәр класс укучылары класс җитәкчеләре ярдәме белән тәм-том ярминкәсе үткәрделәр. Балалар үзләре пешергән кулинария ризыкларын иптәшләренә авыз иттереп кенә калмыйча, рецеплары һәм әзерләү нечкәлекләре белән дә уртаклаштылар. Сәүдә итүдән кергән табышны класс кирәк-яракларына файдаланырга җыеналар.
-
Укытучылар көне 08.10.2012

Мәктәпнең Булат Вәлиев исемендәге дружина советы “Укытучыңны котла”акциясенә кушылып чара үткәрде.
Укытучыларга багышлап язылган җырлар яңгырап торган, матур бизәлгән мәктәп ишек төбендә бүләкләр һәм котлау сүзләре белән каршы алучы укучыларын күрү укытучыларның күңелләренә хуш килде.
Өлкәннәр көне һәм профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан лаеклы ялдагы укытучылар белән бәйрәм иртәсе оештырылды.Чара барышында башлангыч класс укучылары көче белән концерт күрсәтелде, бүләкләр тапшырылды. Соңрак бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать калдылар.















