Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
"Красный, желтый, зеленый" 11.03.2021

Башлангыч сыйныф балалары районкүләм "Кызыл, сары, яшел" дип аталган агитбригадалар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре - Насырова Рузиля.
-
Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы 11.03.2021

9 нчы сыйныф укучысы Мингазова Зөһрә "English Art Festival" дип аталган республикакүләм бәйгедә 1 нче урын яулады. Аны чын күңелебездән котлыйбыз.
-
"Күңелле стартлар" 11.03.2021

Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 11 нче март көнне мәктәбебездә укучыларның, аларның әти-әниләренең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме үткәрелде. Уеннар концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Жюри нәтиҗә ясап ясап, бәйрәмдә дуслык җиңүен әйтте. Уен азагында һәр катнашучыга бүләкләр өләшенде.
-
"Иң белемле укучы" 11.03.2021

10 нчы март көнне 3 нче сыйныф укучысы Нигматзянов Рәзил "Иң белемле укучы" бәйгесенең муниципаль этабында кашнашты.
-
"Фоат Садриевка 80 яшь" 10.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 10 нчы март көнне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты кабинетында Дәүләтова Р.Ф. тарафыннан якташ язучыбыз, халык язучысы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим муниципаль районының мактаулы гражданины - Фоат Садриевка багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмә "Фоат Садриев - безнең горурлыгыбыз" дип исемләнде.
-
Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы 09.03.2021

Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 9 нчы март көнне мәктәбебездә, якташ язучыбыз, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган эшлеклесе - Фоат Садриевның "Тургай" әсәре буенча китап укучылар конференциясе булды. Китапханәче Нурия Бихтегараева, иң элек авторның биографиясе белән таныштырды, китапка карата презентация күрсәтте. Китапханәче бу китапны сайлауның сәбәбен шуның белән аңлатты: "Сезнең алда - күк йөзенең зәңгәрлегенә алтын нурлар кушып җиргә иңдерелгән кояшлы балачак" - диде.
-
"Әниләрне котлыйбыз!" 06.03.2021

3 нче сыйныф укучылары - әниләрен котлау өчен, аларга кулдан буләкләр ясадылар
-
"Созвездие-Йолдызлык 2021" гала-концерт 05.03.2021

5 нче февраль көнне укучыларыбыз Латыйпов Артур җитәкчелегендә Зифа Басыйрова исемлегендәге мәдәният йортында, күмәк бию номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Тормыш дәресе 05.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәбебездә 6-8 сыйныфларның белән берлектә "Без - бер тату гаилә" темасы буенча тормыш сәгате узды. Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын хөрмәт итәргә, кешеләр арасындагы узара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң моһим сыйфатларның берсе: бер-береңә ярдәм кулы сузырга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә, коллективта бердәмлекне сакларга кирәк турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар.
В рамках года родных языков и народного единства в школе прошёл урок жизни по теме: «Мы - одна дружная семья» среди 6-8 классов. Учащиеся обсудили такие темы, как: уважение людей другой нации, рука помощи людям в сложных ситуациях и о жизни в мире и дружбе.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 04.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә татар халкының милли ризыклары белән танышу, балаларда кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары тәрбияләү, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү һәм кунаклар белән аралашуга өйрәтү максатыннан балалар белән эшчәнлек үткәрелде.















